Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Батырлар билгеләнде

"Иман" батырлар сараенда муниципаль район башлыгы кубогына милли көрәштә көч сынаганнар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге ярышта Актаныш районы мәктәпләре һәм Әлмәт көрәшчеләре катнашкан иделәр. Нәтиҗәдә, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында - Иске Богады, Яңа Әлем, Иске Кормаш; урта мәктәпләр арасында Актанышның 1 санлы, кадет һәм Такталачык мәктәп командалары җиңүче...

"Иман" батырлар сараенда муниципаль район башлыгы кубогына милли көрәштә көч сынаганнар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге ярышта Актаныш районы мәктәпләре һәм Әлмәт көрәшчеләре катнашкан иделәр. Нәтиҗәдә, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында - Иске Богады, Яңа Әлем, Иске Кормаш; урта мәктәпләр арасында Актанышның 1 санлы, кадет һәм Такталачык мәктәп командалары җиңүче дип танылды.
Район башлыгы Фаил Камаев җиңүчеләрне тәбрикләп, әлеге ярышны алда көтелгән зур көрәш турниры - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына узачак бәйгегә әзерлек буларак узганын да ассызыклады. Милли көрәш буенча бу турнир озакламый, 17-19 апрель көннәрендә Актанышта узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев