Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Батыр булсаң, көрәш!

Татарча көрәш - милләтебезнең йөзек кашы, халыкның яшәү көчен, батырлыгын күрсәтә торган спорт төре. Яшь буынның да татарча көрәшкә битараф булмавы безне бик сөендерә.

12 нче октябрь көнне авылыбызда иганәчебез "Әнәк агрофирмасы" ярдәме белән татарча көрәш  буенча Пучы балалар иҗат үзәгенең районара ачык беренчелеге уздырылды. Ел саен үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 10 команда,113 көрәшче катнашты. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган егетләребезгә ахырдан Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Көн дәвамына сузылган ярышта түбәндәге  көрәшче егетләребез үз авырлык үлчәмнәрендә җиңүчеләр булып калдылар:


25 кг - Шәйхетдинов Сәид (Пучы)
28 кг - Хөснетдинов Рөстәм (Пучы)
32 кг – Сәмигуллин Ильвир (Киров)
36 кг – Нургатин Адель (Актаныш)
40 кг - Шәмсиев Ильяс (Пучы)
45 кг – Хаҗиев Радмир (Актаныш)
50 кг – Әнвәров Муса (Актаныш)
55 кг – Садертдинов Ренат (Актаныш технология техникумы) 
60 кг – Хәкимов Линар (Минзәлә педагогия көллияте)
70 кг – Мокыймов Рүзил (Минзәлә педагогия көллияте)
70 кг нан югары – Хөснуллин Айгизәр (Актаныш технология техникумы). 
Укучыларның остазлары - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы, Әнвәров Илфир Илфат улы, Нургалиев Ришат Әбүдәр улы, Насриев Илнар Илдар улы, Туктаров Булат Роберт улы, Бикмухаметов Айгиз Фаиз улы, Сираев Раил Хәләф улы, Хәмидуллин Рөстәм Илһам улы, Гәрәев Фәнияр Мизхәт улы һәм  Бәдриев Рәмзил Рафаил улы. Алар үз эшләренең чын осталары, көрәшчеләрдә чыдамлык, җиңүгә омтылуда үҗәтлек,тырышлык тәрбияләүче, егетләрне чын кеше итеп үстерүче, халкыбызның милли спорт төрен үстерүгә бар көчләрен куючы шәхесләр. Ярышны югары дәрәҗәдә уздыруда ярдәм итүче әлеге тренерларыбызга, Пучы урта мәктәбе коллективына  һәм иганәчебез “Әнәк агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчесе Фәтхиев Фарис Гаяз улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 


Ләйсән Фидәес кызы Газизова.
“Балалар иҗат үзәге”нең Пучы филиалы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев