Актаныш

"Батыр" спорткомлексында "Җиңү салюты" хәрби-патриотик ярышлары узды

Чарада Чаллы шәһәре ДОСААФ оешмасы вәкилләре дә катнашты

Бүген 9-11 сыйныфта укучы ир-егетләр арасында “Җиңү салюты” дип исемләнгән хәрби-патриотик чара узды. Алар автоматны сүтеп-җыю, чаңгыда йөгерү, турникта тартылу кебек ярышларда көчләрен сынады. 

Реклама

Чарада Чаллы шәһәре ДОСААФ оешмасы вәкилләре дә катнашты. Аларның әлеге ярышка икенче тапкыр килүләре. Узган ел шушы ярышта катнашкан ике егеткә “Б” категориясенә бушка уку өчен сертификат биргән иделәр. Быел да бөтен күрсәткечләр буенча иң көчле ике егеткә машина йөртү таныклыгының “Б” категориясенә  уку өчен унар мең сумлык сертификат бирелде.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: