Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Районкүләм мини- футбол ярышлары дәвам итә

7 декабрь көнне Актанышта мини- футбол буенча районкүләм бәйге башланып китте.

          Уеннар кызганнан- кыза. Кичә “Иман” спорткомплексында 4нче уенда 4 команда туп тибүдә көчләрен сынады. Мини- футбол сөючеләр һәм мәгариф хезмәткәрләре арасында барган көрәш тигез булып чыкты, исәп 2:2.
            Ветераннар белән УЭНКВ ( Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе) оешмасы егетләре ярышы беренче команда өчен зур аермада тәмамланды. Ветераннар 8:1 исәбе белән җиңде. 
           Алдагы матч 21 декабрь көнне “Иман” командасы һәм спорт мәктәбе, ветераннар һәм мәгариф хезмәткәрләре арасында булачак. Уен 18.00 сәгатьтә башлана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев