Баулыдан – җиңү белән
10-12 декабрь көннәрендә Баулы шәһәрендә Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә багышланган региональ шахмат турниры (рапид) үткәрелде. Актаныш шахматчылары анда икенче урын яулады. Беренчедә – Баулы, өченчедә – Казан.
Турнирда барысы 20 команда көч сынашты. Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә багышланган бу ярыш 2021 елның Кама аръягы Гран-при турнирлар сериясенең йомгаклау өлеше дә булып тора.
Гран-при ул үзе алты этаптан тора, шуның беренче этабы сентябрьдә бездә үтә. Шушы 6 этаптан иң яхшы саналган 3 күрсәткечне алып нәтиҗә чыгарыла. Актаныш шахматчылары бары тик Актанышта һәм Баулыда үткәрелгән этапларда гына катнаша алды. Шуңа карамастан, күрсәткечләр бик яхшы.
Рапид буенча үткән турнирда Актаныш спорт мәктәбеннән 2 команда катнашты, алар кече яшьтәгеләр төркемендә (2010 елгы һәм кечерәкләр) көч сынаштылар.
Зуррак яшьтәгеләр – 2004-2009 елгылар үзләре аерым, кызлар һәм малайлар бергә; кече яшьтәгеләр шулай ук аерым, кызлар, малайлар бергә уйнады.
Оренбург өлкәсеннән, Башкортстанның Октябрск шәһәреннән, Казаннан килгән командалар белән бергә Баулы, Лениногорск, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре командалары арасында безнең Актаныш командасының да уңышлы чыгыш ясый алуы безнең күңелләрдә горурлык хисе уята. Безнекеләр Баулыдан ярты гына очкога калышты.
Турнирда барысы зурлар төркемендә 47, кечкенәләрдә 96 яшь шахматчы көч сынашты.
Безнең команда составында уйнап, Тимур Шаязданов, Раяз Хәсәнов, Иршад Моталлапов, Ранил Ибраһимов 2 урын алдылар. Аларга диплом, медаль, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Икенче команда составында уйнаган Наил Әхмәтов, Раяна Латыйпова, Рәмилә Әхәтова, Раил Әхмәтханов яхшы уен күрсәттеләр. Шәхси беренчелектә көч сынашкан Валерия Сәлахованың күрсәткече яхшы.
Ахырдан Гран-при буенча нәтиҗәләр ясалды, 1 еллык хезмәткә бәя куелды.
“Пешечка” номинациясендә (2013 елгылар) Зөләйха Рахманова – III урында.
“Конь” номинациясендә (2012 елгылар) Ранил Ибраһимов – I урында.
“Слон” номинациясендә (2010-2011 елгылар) Раяна Латыйпова – I, Тимур Шәязданов – III, Валерия Сәлахова – III урында.
“Ладья” номинациясендә (2008-2009 елгылар) Данияр Латыйпов, Рәзилә Нәбиева – I урын ияләре.
“Тренер” номинациясендә Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
12 декабрьдә берләштерелгән командалар (кече һәм зур яшьтәгеләр + тренер) арасында 7 турдан торган блиц-ярышлар үтте. Бу бәйгедә Д. Латыйпов, Р. Латыйпова, Р. Нәбиева, З. Рахманова, Р. Әхәтова, Н. Әхмәтов, Т. Шәязданов, Ф. Галимов безнең район данын яклап, зур күрсәткечләр белән сөендерде.
Әлеге блиц-турнирда Актаныш командасы I урынны яулады, кубок белән бүләкләнде. Уенчыларга тәмле призлар тапшырылды.
Ата-аналардан Алсу Ибраһимова балалар белән ярышка барып, тренерга һәртөрле ярдәм күрсәткән, оештыру, ашату эшләрендә булышып, яшь шахматчыларга көч өстәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев