Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бер күрүгә ни җитә

Исегезгә төшереп үтәбез, 1-3 ноябрь көннәрендә "Лачын" бозында 2005 елгы хоккейчылар арасында Нияз Авзалов истәлегенә багышланган хоккей турниры узды һәм 3 көн дәвамында барган әлеге уеннарда лачынлылар Перьм, Нижневартовск, Чаллы, Бөгелмә хоккейчылары белән очрашкан иде. Әллә үзебезнең бозда көч сынагангамы, җанатарларның активлыгы беләнме, әмма хакыйкать шул - әлеге турнирда актанышлыларга...

Исегезгә төшереп үтәбез, 1-3 ноябрь көннәрендә "Лачын" бозында 2005 елгы хоккейчылар арасында Нияз Авзалов истәлегенә багышланган хоккей турниры узды һәм 3 көн дәвамында барган әлеге уеннарда лачынлылар Перьм, Нижневартовск, Чаллы, Бөгелмә хоккейчылары белән очрашкан иде. Әллә үзебезнең бозда көч сынагангамы, җанатарларның активлыгы беләнме, әмма хакыйкать шул - әлеге турнирда актанышлыларга тиңнәр булмады.
Перьмнең "Октан" хоккейчылары белән узган тәүге уен 0:1 исәбенә "Лачын" командасы файдасына тәмамланды. Бер татлы җиңү мизгеле татыган яшь хоккейчыларыбыз, шөкер, башка уеннарда да сынатмадылар: "Филин" (Нижневартовск) - "Лачын" - 2:7, Чаллы -"Лачын" - 1:6 исәбе белән янә актанышлылар файдасына тәмамланды. Ә I-II урын өчен бөгелмәлеләр белән актанышлылар арасында барган кызу уенны, мөгаен, сүз белән дә әйтеп бетереп булмыйдыр, бер күрүгә ни җитә. Уен, нәтиҗәдә, Бөгелмә шәһәре "Арыслан" хоккейчыларының ялгыш керткән алкасын исәпкә алмаганда, командалар арасында зур аерма белән, 7:1 исәбенә янә "Лачын" командасы файдасына тәмамланды. Әлеге җиңүдә аеруча Раил Газизов, Булат Гарипов, Адель Әхмәтов, Азамат Сәрраховның һәм егетләр белән беррәттән уйнаган бердәнбер кызыбыз, "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек Азалия Авзалованың өлеше зурдан.
Турнирны ябу тантанасында җиңүчеләрне һәм иң оста хоккейчыларны Нияз Авзаловның иптәше Гөлназ һәм әтисе Гайнетдин ага хөрмәтләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев