Актаныш

Бердәмлектә көч

Февраль аеның матур бер көнендә, һәр елдагыча, ягъни кышкы спартакиадада көч сынашу уңаеннан Уразай авылы мәктәбенә җыелдык. Җирлегебезнең аксакал спортчысы, шахмат остасы, яшьләрнең остазы булган Васил Сәрваров исемендәге кубокка ярыш үткәрелде. Әлеге традиция күп еллар дәвам итә, җирлектә спортка игътибар бик зур. Дүрт команда сигез төрле ярышта көч сынашты: чаңгыда...

Февраль аеның матур бер көнендә, һәр елдагыча, ягъни кышкы спартакиадада көч сынашу уңаеннан Уразай авылы мәктәбенә җыелдык. Җирлегебезнең аксакал спортчысы, шахмат остасы, яшьләрнең остазы булган Васил Сәрваров исемендәге кубокка ярыш үткәрелде. Әлеге традиция күп еллар дәвам итә, җирлектә спортка игътибар бик зур.
Дүрт команда сигез төрле ярышта көч сынашты: чаңгыда узышу, гер күтәрү, кул көрәштерү, шахмат, бадминтон, ату, аркан тартышу.
Куян авылы командасыннан шахмат буенча ир-атлар арасында Васил Сәрваров - I, хатын-кызлар арасында Гөлсинә Хөсәенова III урынны яулады. Теннис буенча Рузил Шакиров - I, Ландыш Хәбетдинова III урында.
Чаңгыда узышу эстафетасында Илнур Хуҗин, Илназ Дәүләтов, Гүзәл Сәрварова, Рәйханә Билалова II урында. Кул көрәштерүдә Илсур Гыйльфанов - II, Гөлсинә Хөсәенова - I; гер күтәрүдә Илсур Гыйльфанов - II, Рузил Шакиров, Ландыш Хәбетдинова - II; атуда Фирдәвис Мансуров - II, Гүзәл Сәрварова - II; аркан тартышуда Мәхмүт Хәбетдинов, Илсур Гыйльфанов, Айнур Сәрваров, Илдус Габдуллин, Илназ Дәүләтов II урында. Гомуми очколарны җыйганнан соң, Куян авылы командасы I урынны яулап, авылдашыбыз, аксакал спортчыбыз, шахмат остасы Васил Каюм улы исемендәге кубокка, акчалата бүләккә лаек булды. Булдырдыгыз, афәрин, егетләр, кызлар! Авылыбызның данын яклап, уңышларга ирешүегезгә рәхмәтлебез. Гаиләләрегезгә иминлек, күңел тынычлыгы, сәламәтлек телибез. Бердәм булыйк, бергә булыйк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: