Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Без – көрәшче халык

Татарның милли көрәше борынгы чорлардан ук килә. Көрәш - халкыбызның яшәү көчен, батырлыгын, сугышчанлыгын күрсәтә торган спорт төре. Дәүләтләребез берәм-берәм юкка чыккан чорларда да татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш рухы халкыбызны...

Татарның милли көрәше борынгы чорлардан ук килә. Көрәш - халкыбызның яшәү көчен, батырлыгын, сугышчанлыгын күрсәтә торган спорт төре. Дәүләтләребез берәм-берәм юкка чыккан чорларда да татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде.
Көрәш халкыбызны дөньяга таныта
Безнең Актаныш ягында көрәш бәйгеләре - элек-электән халкыбызның иң яраткан спорт төре, батырларны сынау, баһадирларны җырларга салып мактау чарасы. Актаныш көрәшчеләре дигән сүз шуңа да горур һәм хак яңгырый. Нәкъ менә бездә 1999 елдан бирле Республикабызның беренче Президенты - якташыбыз Минтимер Шәймиев кубогына бәйгеләр уза. Быел ул 17нче мәртәбә гөрләде.
Чын җиңүчеләрне билгеләү һәм данлау, хәрәмләшүләргә юл куймыйча, чиста көрәшне бәяләү принципларын алга сөрүебезне яхшы белгәнгә күрәдер, ел саен башка шәһәр-районнарга караганда Актанышка килүче көрәшчеләр саны күбрәк була. Узган ел 386 көрәшче кунак кабул иткән булсак, быел аларның саны 400дән артып киткән, барысы 46 команда килгән.
- Республикабыз районнарыннан берьюлы берничәшәр команда белән килгәннәр, Башкортстан һәм Оренбург төбәкләреннән командалар бар - көрәшчеләрнең безгә яратып килүләре сөендерә. Без яклашу, хәрәмләшү кебек ямьсез күренешләрне кабул итмибез. Бәйгенең һәр мизгеле видеокамерага төшерелә, дәгъвалашыр урын калмый, - ди район башлыгы Фаил Камаев. - Монда кем көчле - шул җиңә.
Татарча көрәш бүген халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле кыйтгаларында сибелеп яшәүче татарларыбызны берләштерү өчен дә кирәк. Казанда татарча көрәш буенча Дөнья чемпионаты уздырыла башлады - истәлекле дә, тарихи да вакыйга. Татарча көрәшнең FILA составына керүе, димәк ки, Халыкара Олимпия комитеты тарафыннан да танылуы күп нәрсә турында сөйли. Бу - безнең зур җиңүебез!
Татар көрәше Россиянең Cпорт министрлыгы тарафыннан илкүләмендәге спорт төре буларак танылды. Ниһаять, безнең көрәшчеләр дә рәсми рәвештә "Россиянең спорт остасы", тренерлар исә төрле категорияләр, "Россиянең атказанган тренеры" исемнәрен алу мөмкинлегенә ия дигән сүз. Республикабызда андый егетләр саны 20дән артык, - ди Актаныштагы турнирга килгән Татарстан татар-башкорт милли көрәше федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин.
Көрәшә белү - зур талант ул
Яшүсмерләр ике көн дәвамында бил алышкан турнирны күзәткәндә Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиев:
- Саба, Кукмара егетләре тигез көрәште, беренче көннән үк стабильлекләре белән аерылып тордылар. Актаныш, Әлмәт, Мамадыш командалары бер тирәдә тигез дәрәҗәдә. Команда беренчелегендә Саба булыр дип фаразлана, II-III урыннар билгеле түгел, монда ярты очко да хәлиткеч роль уйнарга мөмкин, - дигән иде фикерләре белән уртаклашып.
Аның фаразлары хак булды. Беренче Президентыбыз кубогына Саба командасы ия булды.
- Моның артында зур хезмәт ята. Димәк, Саба спортчылары нык әзерләнгән. Һәр спорт төре көчле һәм системалы әзерлек сорый. Безнең Актаныш командасы ярыштан соң бәйгегә анализ һәм нәтиҗә ясар дип уйлыйм. Монда һәр вак-төяк исәпкә алына. Җиңеп барган җирдән, юк кына сәбәп белән төшеп калган егетләребез булган, - дип сөйләде район башлыгы Фаил Камаев, ярыш хакында фикерләре белән кызыксынгач.
Җиңеп барган егетләребез дигәндә, юк сәбәп белән җиңелүгә дучар булган Заһит Шәйхәйдәров, Айнур Мирзаяновларны күз алдында тотуы иде. Ике егетебез - Раббани Нургалиев һәм Фарис Хуҗин III урынга лаек булдылар. Ә менә 2000 елгы Рәфил Галиев, бернигә карамастан, 50 кг үлчәү авырлыгында чемпион калды. Бернигә карамастан диюем шуннан - узган ел да бу мәртәбәле турнирга катнашырга әзерләнеп йөргәндә, ул кулын сындырып, бәйгегә эләгә алмаган иде. Быел исә март уртасында Азнакайда узган көрәш турнирында җилкәсен имгәтеп кайткан.
Узган ел да катнаша алмагач, быел бәйгегә, барыбер җиңәм, дип килдем. Сынган җир төзәлә ул. Дөрес, әнидән эләгә. Монда да качып дигәндәй киттем, - дип сөйли батыр калган Рәфил, йөзеннән, күзләре, каш араларыннан аккан тир тамчыларын сөртә-сөртә. Мондый максатчан егетләрне күреп ничек сөенмисең?!
Турнирда II урынны Кукмара көрәшчеләре, III урынны безнең актанышлылар яулады.
Үзебезнеке үзебезгә булсын
- Районыбызда милли көрәшкә зур игътибар бирелә. Спорт мәктәбендә 5 тренерыбызның Актанышта гына түгел, авыл мәктәпләрендә дә укучылары бар. Бүген укучылар арасыннан 130лап егетебез көрәш белән даими шөгыльләнә. Мондый фидакарь тренерларга зур рәхмәт, - ди район көрәш федерациясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов. - Алар келәмгә беренче тапкыр аяк баскан малайлардан 10 спорт остасы тәрбияләделәр, араларында атказанган спорт остасы исеменә ия булганнар да бар. Инде төрлесе төрле якка таралышкан шушы егетләребез республика бәйгеләрендә үзләренең нинди тамырдан, кайсы келәмнән үсеп чыкканнарын истә тотып, район данын яклап көрәшсеннәр иде. Монда канат үстереп, очып киткәч, Әлмәт, Зәй, Биектау, Чаллы, Казан данын яклап йөрүләре егетләрчә түгел.
Мәктәп тәмамлап, башка уку йортына кергән, читкә киткән егетләр көрәш белән шөгыльләнүләрен башка остазлар кул астында дәвам итәләр. Табигый, аларының типсә тимер өзәр көчле чакта егетләрнең бар мөмкинлекләрен үзләре укыткан уку йорты өчен файдаланасы, яшәгән район-шәһәренә алар хисабына җиңү китерәсе килә. Спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиев тә бу фикерне куәтли:
- Актанышның җыелма командасын җыю бик авыр. 18 яше тулып үткән көрәшчеләрне эзли башлыйбыз, тренерлары аларны безгә бирмәү өчен нык тырыша. Спортчыларның иң көчле чоры күп булса 4-5 ел дәвам итә, нәкъ менә шул вакытта егетләребез район данын яклый алмыйлар. Соңыннан кайталар кайтуын...
Илнар Фәттаховның сүзләре катгый:
- Бүген яшьләребезгә патриотик тәрбия бирергә тырышабыз, укуга киткәч, бетергәч тә, безнекеләр булып калырлар дип өметләнәбез, туган як данын яклап көрәшүләрен телибез. Үзебезнең егетләрне, читтә көрәшеп йөрүче шул көрәшчеләребезне дә җыеп, бер команда итеп тупласак, республикада безне җиңеп булмас иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев