Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БЕЗНЕҢ УҢЫШЛАРЫБЫЗ: Актанышның яшь армиячеләр отряды сынатмады

Нәтиҗәләр буенча шәһәр командаларыннан бераз гына калышкан Актаныш районының яшь армиячеләр отряды призлы дип бәяләнгән 4 - 7 урынга ия булды.

1-2 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Республикадагы гомуми белем оешмаларының яшь армиячеләр отрядлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале үтте. Әлеге чарада Татарстанның 25 районы үз командасын тәкъдим итте. 

Спорт фестивалендә безнең район данын Равил Хаҗиев җитәкчелегендәге  Актанышның беренче санлы мәктәбе командасы яклады. 9 сыйныф укучылары Алмаз Талипов, Солтан Салихов, Злата Сафина, Кәүсәрия Вәлиуллиналардан торган команда урыннан сикерү, тартылу, ятып күтәрелү, отжимание, йөзү, иелү, пресс ясау буенча бик яхшы күрсәткечләргә ия булып, призёрлар исемлегенә керде. 

Фестивальнең җиңүчесе булып Түбән Кама командасы танылды, икече урында – Баулы районы, өченче урында - Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы укучылары командасы.  Нәтиҗәләр буенча шәһәр командаларыннан бераз гына калышкан Актаныш районының яшь армиячеләр отряды призлы дип бәяләнгән 4 - 7 урынга ия булды. Алар диплом һәм кубок белән бүләкләнде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев