Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Безнекеләр – беренче

20 июньнән 23 июньгә кадәр Азнакай урманында туризм буенча республика чемпионаты узды. Анда барлыгы 5 команда катнашты. Безнең район данын Актаныштан Илдус Заһитов, Руслан Ашуров, Илнар Шәнгәрәев, Суыксудан Илгизә Мөхәмәдиева, Теләкәйдән Резеда Вагыйзова, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Айманнан Фидәис Саматов, Чалманараттан Ландыш Хөсәенова якладылар. Беренче көнне туристик газета, пылау пешерү, бивуак...

20 июньнән 23 июньгә кадәр Азнакай урманында туризм буенча республика чемпионаты узды. Анда барлыгы 5 команда катнашты. Безнең район данын Актаныштан Илдус Заһитов, Руслан Ашуров, Илнар Шәнгәрәев, Суыксудан Илгизә Мөхәмәдиева, Теләкәйдән Резеда Вагыйзова, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Айманнан Фидәис Саматов, Чалманараттан Ландыш Хөсәенова якладылар.
Беренче көнне туристик газета, пылау пешерү, бивуак буенча конкурслар узды. Бу конкурсларда безгә тиңнәр булмады. Илдус абый әзерләгән пылау барысын да шаккаттырды.
Кичен учак янында һәр команда үзенең концерт номерларын күрсәтте. Фәнүсә Баянова үзе язган шигырен тәкъдим итте. Команда белән Актаныш турында җыр башкару да безгә иң зур бәя китерде. Р.Вагыйзованың бисер белән эшләнгән эшләрен һәм бәйләгән әйберләрен тәкъдим итеп зур бәягә ирештек. Шулай итеп, без 4 төр конкурста беренче булдык.
Икенче көнне безне озын юл көтә иде. Анда - маршрут картасы аша азимут буенча барып, җеп белән шуып елга аша чыгу, гөмбәләрне аера белү, дару үләннәрен белү, медицина ярдәме күрсәтү, тауга җепкә тартылып менү һәм носилка ясап авыруны финишка алып килү. Бу ярышларда без бер генә дә штраф алмыйча беренчеләр идек.
Өченче көнне кыска дистанция буенча тизлеккә ярышлар барды. Анда һәр команда әгъзасы ике агач арасында җепкә басып һәм икенче параллель җепкә эленеп узарга тиеш, аннан соң ярдан йөгереп җепкә эләгеп елгадагы дүңгәләктән дүңгәләккә күчеп, яңадан җеп белән тартылып менеп, финишка киленде. Бу төр ярыш бик авыр иде. Шуңа карамастан, безнекеләр вакыт буенча да һәм штраф алмыйча беренчеләр булдылар.
Ярышларга безне әзерләгән һәм безнең белән барып көч биргән "Лачын" спорт сараенда тренер булып эшләүче Әхнәф Госмановка һәм җитәкчесе Фирдәвис Әхмәтовка рәхмәтебез чиксез.
Ярышларда катнашырга мөмкинлекләр тудырган өчен район башлыгы Фаил Мисбах улына һәм ярдәм иткән башка кешеләргә зур рәхмәт.
Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев