Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БЕЗНЕКЕЛӘР- ҖИҢҮЧЕ: Актаныш волейболчылары Яркәйдән җиңү белән кайтты

Бүген Илеш районы Яркәй авылында ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Муса Гәрәевның 100 еллыгы уңаеннан волейбол буенча турнир узды.

Турнирда 2006 нчы һәм аннан яшьрәк уенчылар катнашты.

 Актанышның икенче мәктәп командасы мактаулы I урыннны яулады. Остазлары Руслан Булатов. 

Ленар Ибнеев җитәкчелегендә туп чөяргә өйрәнгән гимназия егетләре дә сынатмады- III урында Актаныш гимназиясенең 2009 нчы елгы укучылары, IV урында гимназиянең 2007 елгы егетләр командасы.

 Ут күршеләребез дә матур уен күрсәтте. Илеш командасы- II, Дүртөйле уенчылары V урында. 

Иң оста уенчылар кубоклар һәм истәлек бүләкләренә лаек булды.

Яшь волейболчыларны ихластан котлыйбыз! Киләчәктә остазлары үрнәгендә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев