Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Безнекеләр янә чемпион

- "Актаныш" исеме, кайда гына барсак та, шахматчылар арасында аеруча бер хөрмәт һәм ихтирам белән телгә алына, - ди Фәһим Галимов. 23 ноябрь көнне Казанда, республикадагы иң көчле шахмат командаларын билгеләгән турнир тәмамланды. ФИДЕ мастерлары Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов җитәкчелегендә бихисап бәйгеләрдә катнашып чыныгу алган Актаныш шахматчылары янә беренчелеккә...

- "Актаныш" исеме, кайда гына барсак та, шахматчылар арасында аеруча бер хөрмәт һәм ихтирам белән телгә алына, - ди Фәһим Галимов.
23 ноябрь көнне Казанда, республикадагы иң көчле шахмат командаларын билгеләгән турнир тәмамланды. ФИДЕ мастерлары Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов җитәкчелегендә бихисап бәйгеләрдә катнашып чыныгу алган Актаныш шахматчылары янә беренчелеккә ия булып, чемпион исемен яулады.
- Бик катлаулы, иң көчлеләр катнашкан турнир иде ул. Биредә 21 команда көч сынады. Команда составлары бик көчле иде: гроссмейстерлар, халыкара мастерлар, Ауропа, Россия, Татарстан чемпионнары да бар иде. Шуңа карамастан, район командасы яхшы уен күрсәтеп үз категориясендә лаеклы беренчелеккә ия булды, - ди Илдар Имамов.
Әлеге зур турнирда район данын 8 шахматчы яклады: Илдар Имамов, Фәһим Галимов, Ригинат Нуриәхмәтов, Ленар Газыев, Алмаз Нигъмәтуллин, хатын-кызлардан Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова, Айзилә Гыйльфанова, лаеклы ялдагы шахматчылар арасында Роберт Гаязов үз көндәшләренә җиңүгә урын калдырмый, шахмат тактасындагы һәрбер яңа адым белән район командасын җиңүгә илтте.
- Нигездә, шәһәр командалары белән уйнарга туры килде. Беренче уенда өченче елгы чемпион - Яшел Үзән командасы белән көч сынадык. Аннан Чистай, Баулы, Кукмара, Саба, Балтач, соңгы уенда Казанның иң көчле командаларыннан берсе саналган Мәскәү районы шахматчылары белән очраштык. Төп нәтиҗәне хәл иткән уеннарның берсе иде ул. Командабыз тигез уйнады, нинди генә кыенлыклар туса да, берәү дә югалып калмады. Ригинат Нуриәхмәтов турында исә аерып әйтеп китәсе килә: гроссмейстерлар, халыкара спорт осталары белән көч сынашты ул һәм, 7 мөмкинлектән 5 очко җыеп, команданың җиңүенә үзеннән зур өлеш кертте. Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, команда составында чыгыш ясаган яшь шахматчыларыбыз - үз вакытында Фәһим Галимов тәрбиясендә чыныккан балалар, - ди Илдар Имамов.
- Әлеге ярышның нәтиҗәләре җирлекләрдә шахмат спортының ни дәрәҗәдә булуын искәртте. Илдар Сәрдәрович санап киткәнчә, биредә төрле категория шахматчылар уйнады. Республикада иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе санала ул. Алда әле тагын да әһәмиятле бәйгеләр көтелә: март аенда Пермь өлкәсе Чайковский шәһәрендә Россия авыл шахматчылары арасында узачак зур турнирда Татарстан данын яклаячакбыз. Әлеге бәйгедә дә республика, район йөзенә кызыллык китерми, уңышлы чыгыш ясарбыз дигән өметтә калабыз, - ди аның сүзләрен куәтләп Фәһим Галимов. - Барлык катнашучыларга, район хакимиятенә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә, бәйгене оештыручыларга ихластан рәхмәт әйтәбез, - ди ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев