Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә эшләүчеләр чаңгыда узышты

Ел саен Яңа ел ялларында районыбызда төрле спорт чаралары оештырылып килә. Аеруча чаңгы спортына зур игътибар бирелә.

            Сагынып көтеп алган кыш мизгелләрен файдалы һәм күңелле үткәрү өчен Актанышта менә дигән "Бүләк" чаңгы трассасы эшли, кичен дә яктыртылган чаңгы юлыннан рәхәтләнеп шуарга була. 


           Ә Яңа ел каникулларында чаңгы шуарга вакыт та, мөмкинлек тә җитәрлек. Бары ялкаулыгыңны җиңеп диваннан күтәрелергә һәм матур ниятләр белән чаңгыга басарга кирәк.


         Бүген район хакимиятендә эшләүчеләр коллектив белән “Бүләк” чаңгы юлына чаңгы шуарга килде.

Башкарма комитетның спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев чаңгы ярышын ачып, катнашучыларга уңышлар теләде.

Реклама

              Район башлыгы Энгель Фәттахов чаңгыга басканнарны хупласа, чаңгы ярышын күзәтергә генә килгән хезмәткәрләрне шелтәләп алды:
 

           -    Кешенең сәламәтлеге үзеннән тора, бердән, дөрес тукланырга, икенчедән, хәрәкәтләнергә кирәк. Барлык райондашларны- олысын-кечесен чаңгы юлына шуарга чакырам. Сәламәт булыйк,- диде Энгель Нәвап улы. 

 

                     Чаңгы спорты буенча аксакал остаз Галимҗан Мансуров чаңгыда шуучыларга алтын киңәшләрен әйтте. Чаңгыда шуу өчен махсус киемнән булу шарт, әллә ни кыйммәт булмаган куртка-чалбар бернинди салкында да өшетми.  Шуганда авыз аша түгел, бары борын аша суларга киңәш ителә, борын белән сулау үпкәләрне, тын юлларын саклый, салкын һава җылынып керә. 

                 Чаңгы ярышын ир-егетләр башлап җибәрде. Дистанцияне беренче булып Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов урап килде. Энгель Нәвап улы олысына, кечесенә үрнәк күрсәтеп I урынга лаек булды.

II урында башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Назил Латыйпов, III урында Аяз Сәрвәров.
                   Хатын-кызлар арасында I урында Земфира Хаҗиева, II урында Ойгөл Мирзашәрипова, III урында Айгөл Әхтәмова.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев