Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген Актанышта 4 район спортчылары катнашында республика зона ГТО фестивале уза

Бүген Актанышның Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионында Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Тукай районнарының спорт сөючеләре катнашында ГТО фестивале уза.

              2015 елдан башлап Актаныш- районда һәм зонада ГТО хәрәкәтен җәелдерүче үзәк булып тора. Ел саен көзен фестиваль югары әзерлек белән оештырыла. 


              Бүгенге фестивальне район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев ачып җибәрде, барлык катнашучыларга район башлыгы Энгель Фәттаховның сәламнәрен тапшырды.

Район ГТО үзәген җитәкләүче Рамил Гыйльфанов ГТО тапшыру тәртибен аңлатты. 
              Фестивальдә 2 баскычтан 9 баскычка кадәр, ягъни 9 яшьтән 60 яшькә кадәргеләр үз көчләрен сыный. 
               Фестивальдә катнашучылар Стадионның ГТО мәйданчыгында озынлыкка сикерү, турникта тартылу, подтягивание, гәүдә сыгылмалылыгын билгеләү өчен иелү нормативларын тапшырдылар. 
Стадионда йөгерү өчен махсус юл ясалган. Әлеге юлдан фестиваль кунаклары һәр баскычка каралган ераклыкка- 60, 100, 1000, 2000 метрга йөгерәчәкләр. Икенче өлеш “Бүләк” чаңгы трассасында уза. Биредә ир-егетләр 700 граммлы, хатын-кызлар 500 граммлы гранаталар, балалар 150 граммлы теннис шарын ераклыкка ыргытачаклар. 
                  Фестиваль тәмамланганнан соң баш хөкемдар барлык нәтиҗәләр теркәлгән протоколны Казандагы ГТОның республика төбәкара операторына юллый. Район вәкилләренең алган урыннарына карап 4 җыелма команда арасында урын чыгарылачак. Зона фестивалендә җиңү яулаган команда республика фестивалендә катнашачак.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев