Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген Актанышта Физкультурачылар көне билгеләп үтелде (фотолар)

Актанышта Физкультурачылар көне Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда зурлап билгеләп үтелде.

Стадионга җыелган физкультура һәм спортны үз иткән райондашларны бәйрәм белән район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләде:

-  Актаныш районы спорт белән бер сулышта яши. Безнең районда туып-үскән бик күп талантлы спортчылар дөньякүләм танылу алды. Һәм алар үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып тора. Актанышта спорт белән шөгыльләнү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Укучылар, яшьләр төрле чараларда, республика, Рәсәйкүләм бәйгеләрдә катнашып җиңү белән кайта. Сез- безнең горурлык, хөрмәтле спортчылар, зур уңышлар сезгә,- диде Илшат Рәфит улы. 

Алып баручы Рөстәм Мусин катнашучыларны спорт бәйрәменең программасы белән тапныштырды. Район мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга барачак балалар ГТО нормалары тапшырачак, ГТО нормаларын үтәгән райондашларыбызны һәм спортта зур уңышларга ирешкәннәрне хөрмәтләү дә Физкультурачылар көненең программасына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев