Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген Актанышта Илфат Әнвәров исемендәге төбәкара көрәш бәйгесе уза

Бүген "Батыр" спорткомплексында күптапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров исемендәге төбәкара көрәш бәйгесе уза.

Актаныш районында традициягә әверелгән әлеге көрәш бәйгесе татарның көрәш дөньясында бик популяр. Быелгы ярышка 165 яшь спортчы катнашырга теләк белдергән. Республикабыз районнарыннан тыш Башкортстаннан да катнашучылар бар.

    Көрәш бәйгесен ачу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Энгель Нәвап улы көрәшчеләрне әлеге мәртәбәле бәйге уңаеннан тәбрик итте.

Илфат Әнвәровның татар милли көрәш бәйгеләрендә бик зур җиңүләр яулавын, көрәш милли спортына балаларын да  тәрбияләвен билгеләп узды. Илфат абый көрәшче генә түгел, алдынгы иген үстерүче-механизатор, Актанышның мактаулы игенчесе. Әлеге төп эшендә дә ул зур уңышларга ирешә.

  Көрәш бәйгесендә көч сынашачак яшьләрне Илфат Әнвәровның улы Шәфкать  Әнвәров сәламләде. Илфат абыйның оныклары да спортка гашыйк. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче оныгы үзенең чыгышын тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев