Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген Актанышта Кама аръягы Гран-приена шахмат турнирының 5 этабы башланды

Кама аръягы Гран-прие Татарстан шахматчылары арасында иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе.

         Быел аның уздырыла башлавына 16 ел.  Актанышта 23-26 сентябрь көннәрендә шахмат ярышының 5 этабы уза. 


       Кама аръягы Гран-прие бәйгесен тантаналы ачуда республикабызның 14 шәһәр һәм районнарыннан килгән балаларны район җитәкчелеге тәбрикләде. Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов укучыларны акыл уенында сынатмаска чакырды, сабырлык, зирәклек кебек сыйфатлар теләде. 


         Шахматсөярләрне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров, Баулыдан килгән шахмат остазы Николай Каратаев сәламләп уңышлар теләде. 

Реклама


         Кама аръягы Гран-прие бәйгесендә 121 укучы катнаша. Балалар ике яшь төркеменә бүленеп ярышалар.

Нәтиҗәләр 2004-2009 елгы һәм 2010 һәм аннан да соңрак туган яшь шахматчылар арасында чыгарылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев