Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БҮГЕН АКТАНЫШТА КЫШКЫ СПАРТАКИАДА: Спорт сөючеләр "Батыр"да батырлык күрсәтә

Моннан 22 ел элек районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән беренче тапкыр Актанышта кышкы спартакиада оештырылган иде.

           Райондашларыбызны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, физкультура-спортка тартуда әлеге чараның роле биниһая зур булды.

 

           Актанышта күптөрле спорт корылмалары- "Иман" спорт сарае төзекләндерелде, "Батыр" спорткомплексы барлыкка килде, "Лачын" боз-спорт сарае, "Дулкын" бассейны гөрләп эшли. Советлар Союзы герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда төрле уеннар, масштаблы спорт бәйгеләре уздырыла.

Реклама

         Хәзергәчә спорт бәйрәменә әверелгән спартакиаданы райондашларыбыз көтеп ала. Саллы бүләкләр өчен генә түгел, ә бер-берең белән көч сынашу, мөмкинлегеңне чамалау, күрешү, аралашу мәйданы булганга шулай популяр әлеге спартакиада. Соңгы елларда җәйге спартакиадаларга да киң халык массалары җәлеп ителә. 

            Бүгенге спартакиада "Бүләк" чаңгы базасында башланып китте. Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләреннән килгән спортчылар эстафетада узышты. Катнашучылар "Лачын" боз сараенда шорт-трек ярышында җитезлектә сыналды.  Йөзү, турникта тартылу, идәннән күтәрелү, гер күтәрү, кул көрәштерү белән беррәттән авыл җирлекләре вәкилләре бадминтон уйнауда беренчелек өчен тырыша. Район үзәгендәге оешма хезмәтчәннәре кышкы спартакиада кысаларында февраль аенда теннис уйнады.

          Бүгенге бүләкләү вакытында һәр төрнең җиңүчеләре ачыкланачак. Командаларга баллар алып килгән хезмәтчәннәр күмәк бәйгедә-аркан тартышуда катнашачак. Менә шуннан соң районыбызның иң көчле командасы билегеле булачак- нәтиҗәләрне көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев