Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген "Батыр" спорткомплексында төбәкара ачык волейбол турниры уза

Бәйгедә 2008-2009 елгы укучы егетләр катнаша.

Актаныш, Мөслим, Сарман районының Җәлил поселогыннан, Башкортстанның Бакалы, Нефтекама районнары волейболчылары көчләрен сынаячак. 

Янаулдан волейбол командасы ярышта катнаша алмау сәбәпле, волейбол буенча остаз Ленар Ибнеев тагын бер Актаныш командасын турнирга тәкъдим итте. Шулай итеп 2007-2008 елгы кызлар да бүген төбәкара бәйгедә осталыкларын күрсәтәчәк. 

Турнирны ачу тантанасында яшь спортчыларны Башкарма комитетның спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев сәламләде. Ярыш тәртибе белән оештыручы-остаз Ленар Ибнеев таныштырды.

Районыбыз данын бүгенге турнирда яклаячак команда 2021 елда Татарстан беренчелеген откан иде. Шулай ук башка җиңүләре белән дә горурланабыз. 
- Актанышның беренче санлы мәктәбендә Дилара Дугласовнада башлангычта укыганда әлеге команданы тупладым. Хәзер бу укучылар сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта укыйлар. Атнага өч тапкыр шөгыльләнәбез. Аларга өметем зур,- ди остаз Ленар әфәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев