Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БҮГЕН БАЯН ДӘҮЛӘТОВ ИСЕМЕНДӘГЕ СТАДИОНДА ТҮКЕ ҺӘМ ӘТӘС ФУТБОЛ КОМАНДАЛАРЫ ОЧРАША (фотолар)

12 июль көнне Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда футбол буенча район чемпионаты башланып итте. Чемпионатта катнашырга райондагы 24 җирлек теләк белдергән. Жирәбә нигезендә командалар уйнасы көннәр алдан ук билгеләнде. Бүген чемпионатның өченче көнендә чемпионатта Түке һәм Әтәс авыл җирлекләре командалары очрашты. Ләйсән ГАЗИЗОВА

        Гадәттә авыл җирлеге башлыклары алдында футбол командасы туплау беркадәр авырлык тудыра.

Бүген ярышта катнашкан Түке һәм Әтәс авыл җирлекләре башлыклары Рамил Нуретдинов белән Эльвира Насыйрова авылдагы егетләрнең үз теләкләре белән команда булып туплануын әйттеләр.

Футбол, волейбол белән шөгыльләнү өчен авылда спорт мәйданчыклары бар.

Буш вакытларында авыл яшьләре дә, кунакка кайтучылар да шушы мәйданчыкларга килә. 

    Авыл җирлекләре командалары дүрт төркемгә бүленеп бер-берсенең көчләрен сыный. Җиңүчеләр чирек финалда, аннан ярымфиналда ачыкланачак. Р

айон башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Лениз Вәлиев барлык спорт сөючеләрне кичке ялга стадионга чакырып калды:

-  Көн саен 18.00 сәгатьтә ярышлар уза, стадионга рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар,-диде районның баш спортчысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев