Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Физкультурачылар көнендә беренче сыйныфка укырга барачак укучылар ГТО нормаларын тапшырды

Бүген Актанышта беренче сыйныфка укырга барачак балалар ГТО нормаларын тапшырды. Булачак укучыларга көч бирергә аларның әти-әниләре һәм беренче укытучылары да килгән иде.

Укытучы Зифа Хафизова булачак укучылары белән бүген Физкультурачылар көнендә беренче тапкыр очрашты. Икенче санлы Актаныш мәктәбенең 1 "Б" сыйныфында яңа уку елында 25 бала тупланган.  Шуларның 13е стадионга әти-әниләре белән ГТО  нормалары тапшырырга килде.

-  Ватсапта укучыларымның әти-әниләре белән аралашу төркемебез бар. Физкультурачылар көнендә ГТО нормаларын тапшырачакбыз, дигән хәбәрне әти-әниләр хуплады. Бердәм булып сыйныфтагы балалар, ата-аналар бүгенге чарага килделәр, рәхмәт аларга!  Спорт, физкультура укучының характерын формалаштыра, сәламәтлеген ныгыта. Районда Физкультурачылар көнен шулай үзенчәлекле итеп оештыру бик уңай күренеш,- диде 26 ел башлангыч сыйныфларны укыткан Зифа Хафизова.

Реклама

ГТО нормаларын тапшырган, ягъни, 100 метр араны йөгереп үткән булачак беренчеләрне район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр эшләре җитәкчесе Ленис Вәлиев котлады. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова, гадәттәгечә, спорт ярышларында катнашучыларга алдан ук бүләкләр әзерләп алып килгән иде. 

Балалар беренче сыйныф алдыннан оештырылган сынауны уңышлы узды. Киләчәктә белем нигезләрен яхшы үзләштерсеннәр, спорт һәм физкультура белән һәрчак дус булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев