Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген Әҗәкүл авылында Илгизәр Могтазиров истәлегенә 5 ачык шахмат турниры уза

Шахмат сөючеләргә салкын киртә түгел, Агыйдел ярында шахмат турниры кыза.

Бүген Әҗәкүл авылында, Агыйдел ярында шушы авылда туып-үскән оста шахматчы Илгизәр Могтазиров истәлегенә шахмат турниры уза.

Турнир бишенче тапкыр үтә.

Оештыручысы- Илгизәр Могтазировның энесе, Әҗәкүл клубы мөдире Илнур Могтазиров.

Аңа ярдәмгә республикада гына түгел, Россиядә билгеле шахмат остазлары Фәһим Галимов белән Илдар Имамов бишкуллап риза булганнар. 

Шахмат ярышының яшь чикләве юк. Җиңүчеләр 2010 елгы һәм аннан кечкенәрәк балалар арасында шулай ук 2009 елгы һәм аннан зурраклар арасында билгеләнә.

Өлкәннәрдән иң осталар 18 яшьтән 60 яшькәчә һәм 60 яшьтән олылар буенча сайлана. 

Бәйгедә катнашучыларның географиясе киңәйгән, Актаныш районының шахматчыларыннан тыш, Минзәлә һәм Мөслим районнарыннан да килгәннәр. Барысы 40 уенчы швейцар системасы буенча үз көчен сыный. 

Шахматчыларга хөрмәт зур, әле генә пылау һәм кайнар чәй белән сыйланганнар. Җылынып алгач уеннар тагы да кызган. 
Агыйдел буена килеп балык ухасын да авыз итми буламы? Хәзер уенчыларга атап учакта шулпа пешә. 

Җиңүчеләргә призлар һәм мактау кәгазьләре әзер. Бүләкләнүчеләрнең исемнәрен хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев