Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген Кышкы спорт сезонын ачуда катнашкан яшь чаңгычылар ГТО нормаларын да үтәде

Актанышта Кышкы спорт сезонын мәктәп укучылары арасындагы чаңгы ярышы башлап җибәрде. 

         ГТО нормативларын тапшыру үзәге җитәкчесе Рамил Гыйльфанов бүгенге ярышларда катнашкан укучылар бер үк вакытта ГТО нормативларын да үти дип белдерде.

Көн салкын булуга карамастан Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Сәфәр, Киров, Күҗәкә мәктәбе укучылары чаңгыда узышып үзләренең көчләрен сынады.

Яшь спортчыларны 8 категориягә бүлеп җиңүчеләрне ачыкладылар.  1-4, 5-7, 8-9,10-11 сыйныф егетләре һәм кызлары арасында иң-иңнәр билгеләнде, аларга дипломнар тапшырылды. 

       Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев районда кышкы спорт сезонын башка елларда ноябрь аенда ачсак, быел кар озак төшмәү сәбәпле, соңга калуын билгеләп үтте. Чаңгы трассасына Яңа ел ялларында да кар тузаны төшмәчәк. Көн саен диярлек биредә спорт чараларын оештыру күздә тотыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев