Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген районда Кышкы спорт сезоны ачылды

Бүген "Бүләк" чаңгы юлында Кышкы сезонны ачу узды.

Кышкы сезонны мәктәп укучылары арасындагы чаңгы ярышы башлап җибәрде. 

Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Сәфәр, Киров, Күҗәкә мәктәбе укучыларын кышкы салкыннар куркытмаган. Яшь спортчылар 8 категориягә бүленеп, ягъни 1-4, 5-7, 8-9,10-11 сыйныф егетләре һәм кызлары чаңгыда узышты. 

Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев районда кышкы спорт сезонын башка елларда ноябрь аенда ачсак, быел кар озак төшмәү сәбәпле, соңга калуын билгеләп үтте. Чаңгы трассасына Яңа ел ялларында да кар тузаны төшмәчәк. Көн саен диярлек биредә спорт чараларын оештыру күздә тотыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев