Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген районда оешма-предприятие хезмәтчәннәренең спартакиадасы уза

Районыбызда ел саен март аенда район оешма-предприятие хезмәтчәннәренең спартакиадасы уза.

         Быелгы спорт бәйрәмендә район хакимияте хезмәткәрләре, үзәк хастаханә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм башка коллективлар катнаша. 

         Спортчыларны районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде. Гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, бүгенге ярышта катнашучыларга уңышлар теләде. 

          Район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев спартакиада тәртибен аңлатты.

       Хәзерге вакытта спартакиадада катнашучылар "Бүләк" чаңгы юлында эстафетада беренчелек өчен көч сынаша.

-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев