Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүгенге Татарстан чемпионатында Актаныш егетләре район данын яклаячак

Кичә, 21 ноябрьдә Казанда "Тулпар" спорткомлексында спортчылар теркәлү узды. Гәүдә авырлыкларын үлчәгәннән соң жирәбә үткәрелде. Бүген инде "Ак Барс" сараенда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланды. Ярышлар 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

"Ярышларда 400 спортчы катнашачак, алар Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 42 команданы тәкъдим итәчәк”, диелә Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәендә.

Турнир 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг га кадәр һәм 130 килограммнан артык авырлык категорияләрендә узачак.

Үз авырлык категорияләрендә җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына алына. Алар декабрьдә Казанда көрәш буенча Россия чемпионатында катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев