Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүләкләре мулдан булды

28 сентябрь көнне "Иман" спорт саренда район укучылары арасында "Динамо" физкультура һәм спорт җәмгыятенең балалар фонды бүләгенә, РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәсе һәм районның яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлегенең ярдәме белән стритбол буенча блицтурнир узды.

Бәйгедә 20 команда катнашты. Турнир барышында иң оста, җитезләрдән булып гимназиянең "Ялкын" командасы танылды. 2 нче мәктәпнең "Заря" командасы - II, 1 нче мәктәпнең "Стрела" командасы III урыннарда. Алар "Динамо" ФСҖнең кубоклары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. IV урынны яулаган Пучы мәктәбенең "Нур Баян" командасы да бүләксез калмады, алар җиңүгә зур омтылыш күрсәткән команда буларак аерым хөрмәтләнделәр. Иң яхшы уенчы исеменә 2 нче мәктәптән Камил Фәйзуллин һәм Зөбәер мәктәбеннән Айзирә Тимирова лаек булдылар. Тамашачылар мәхәббәтен яулаган Киров мәктәбенең "Гризли" командасы да кубок белән бүләкләнде. Гомумән алганда, әлеге турнирда көч сынаган бер спортчы да бүләксез калмады. Һәр катнашучы "Динамо" ФСҖ тарафыннан истәлекле бүләкләргә һәм спорт киемнәренә ия булдылар.
Район башлыгы Э.Н.Фәттахов РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәровның мактаулы истәлекле медале белән, РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Р.И.Мөхәммәтҗанов "Динамо" хәрәкәтенең үсешендәге казанышлары өчен Почет билгесе белән бүләкләнделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев һәм А.И.Иманаев Мактау грамотасына, РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесенең ярдәмчесе Р.Л.Галләмов һәм Форпост яшьләр оешмасының җитәкчесе А.Н.Нурлыев "Динамо" ФСҖнең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев