Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарында актанышлылар сынатмады (+ ФОТОЛАР)

2-5 март көннәрендә Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә VIII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары узды. Татарстан җыелма командасы, авыл җирлегендә 800дән артык кеше яшәүче 1 төркемдә чыгыш ясап, уеннарда үз төркемендә мәртәбәле I урынны, гомуми нәтиҗәләр буенча исә VI урынны яулап кайтты. Бу җиңүдә актанышлыларның да өлеше зурдан, чөнки 25 кешелек...

2-5 март көннәрендә Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә VIII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары узды. Татарстан җыелма командасы, авыл җирлегендә 800дән артык кеше яшәүче 1 төркемдә чыгыш ясап, уеннарда үз төркемендә мәртәбәле I урынны, гомуми нәтиҗәләр буенча исә VI урынны яулап кайтты. Бу җиңүдә актанышлыларның да өлеше зурдан, чөнки 25 кешелек команданың 9 кешесе райондашларыбыз иде.
Ярышларда Россиянең 62 төбәгеннән җыелган командалар сигез спорт төре буенча көч сынашты. Чаңгы ярышлары, спорт гаиләсе, полиатлон, гер күтәрү, шахмат кебек спорт төрләре белән беррәттән, һөнәри күнекмә элементлары кергән сыер савучылар, механизаторлар осталыгы буенча бәйгеләр дә узды.
- Безнең спортчылар призер була алмаса да, яхшы чыгыш ясады, командага бик күп очко китерделәр, - ди район спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев. - Быел Татарстан беренче тапкыр кышкы полиатлон ярышына да команда куйды - анда бездән Ирек Мөхәммәтов, Равил Хаҗиев, Айгөл Вәкилова һәм Раушания Әсәдуллина чыгыш ясады. Ирек һәм Равил шушы төрдә Россиянең спорт остасына кандидат нормативын үтәделәр. Киләсе елда Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә полиатлон буенча бүлек ачарга ниятлибез, аның өчен тир, мылтыклар кирәк.
Шулай ук, шахмат уеннарында көч сынаган Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова, Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов; механизаторлар бәйгесендә ярышкан Нәзлия Гобәева һәм Рузилә Гарифуллина - һәммәсе көчтән килгәнчә җиңүгә үз өлешләрен керткән.
Механизаторлар бәйгесе турында аерым искә алу кирәктер. Ике елга бер уза торган бу уеннарда моңарчы корыч атларны иярләүне булдыклы кызларыбызга йөклиләр, алар исә җиңүче исемен алып кайталар иде. Чөнки ярыш кызлар арасында - аерым, егетләр арасында аерым уза, ә мондый зур техникага утырырга әзер нәфис затлар, гадәттә, аз була, димәк, көндәшлек тә ким. Әмма быел башка төбәкләр дә бу ярышка ныклап әзерләнгән, чаңгыга да, көч гимнастикасына да әзерлеге югары, трактор йөртү осталыгы зур кызлар күп килгән. Ярышы да гади генә түгел бит: гараждан тракторны алып чыгып, йөк тагасы, аннан траектория буенча урап киләсе һәм йөкне кире урынына куеп, гаражга кереп туктыйсы. Нәзлия Гобәева өчен берничә секунд барысын хәл иткән: әзгә генә калышып, ул - IV урында.
Әлбәттә, вакыт аермасы да үзен сиздергәндер, анда көн 4 сәгатькә иртәрәк башлана. Алданрак барып адаптация үтү мөмкинлеге булмады. Безнеңчә 3 нче яртыда йокыдан торабыз, 3тә ашыйбыз, иртәнге 5тә чаңгыга басабыз, - ди Айдар Иманаев. - Әмма көчтән килгәннең барын да эшләдек. Безгә һәрьяклап ярдәм күрсәткән район хакимияте, хуҗалык һәм оешма җитәкчеләренә зур рәхмәт!
Инде бу команданы алда - июль аенда Зәй шәһәрендә узачак республика җәйге авыл спорт уеннары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев