Актаныш

Бөтенроссия турнирында актанышлылар сынатмады

Өстәл теннисы буенча 8-10 февраль көннәрендә Казанда тренер В.Центовский истәлегенә багышланган зур ачык Бөтенроссия турниры узды. Илнең төрле төбәкләреннән җыелган спортчылар арасында Актаныш спорт мәктәбендә тәрбияләнгән, хәзер Казанда Олимпия резервы училещесында белем алучы Марат Солтанов җиңү яулады (беренче остазы Булат Солтанов). Шулай ук, 11 февраль көнне Нефтекама шәһәрендә Башкортстан беренчелеге...

Өстәл теннисы буенча 8-10 февраль көннәрендә Казанда тренер В.Центовский истәлегенә багышланган зур ачык Бөтенроссия турниры узды.
Илнең төрле төбәкләреннән җыелган спортчылар арасында Актаныш спорт мәктәбендә тәрбияләнгән, хәзер Казанда Олимпия резервы училещесында белем алучы Марат Солтанов җиңү яулады (беренче остазы Булат Солтанов).
Шулай ук, 11 февраль көнне Нефтекама шәһәрендә Башкортстан беренчелеге ачык турниры узды. Үз яшь төркемнәрендә Илназ Сәрвәров - I, Рәмис Фазлыев - III, Риназ Садертдинов III урыннарны алып кайттылар (остазлары Булат Солтанов).

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: