Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында актанышлылыр да катнашты

14- 20 июль көнне Саратов шәһәрендә XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары узды. Уеннар программасына дистәдән артык спорт төре буенча ярышлар кертелгән иде, болар: армспорт, билбау көрәше, гирь күтәрү, җиңел атлетика, мас-рестлинг (таяк тартышу), кече-лапта, , аркан тартышу, самбо, көч кулланыла торган өчле көрәш, сыер савучылар ярышлары, чалгычылар ярышлары, механизаторлар...

14- 20 июль көнне Саратов шәһәрендә XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары узды.
Уеннар программасына дистәдән артык спорт төре буенча ярышлар кертелгән иде, болар: армспорт, билбау көрәше, гирь күтәрү, җиңел атлетика, мас-рестлинг (таяк тартышу), кече-лапта, , аркан тартышу, самбо, көч кулланыла торган өчле көрәш, сыер савучылар ярышлары, чалгычылар ярышлары, механизаторлар ярышлары, спорт гаиләләре ярышлары.
Уенннарда Россия Федерациясенең 68 субъектыннан спорт делегацяләре катнашты, барысы 2 меңнән артык спортчы иде.
Татарстан делегациясе составына республиканың 6 авыл районыннан - Әгерҗе, Актаныш, Буа, Теләче, Мамадыш, Сабадан 44 спортчы, шул исәптә тренерлар, катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы гомумкоманда исәбендә - 5 нче урынны, ә халык саны 800 мең һәм аннан артыграк булган төбәкләр төркеме буенча 1 нче урынны яулады.
Татарстан составында чыгыш ясап, күркәм уңышларга ирешкән спортчыларыбызны районның яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесеАйдар Иманаев тәбрик итеп, аларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында Татарстан командасы составында чыгыш ясаган райондашларыбыз:
Нәзлия Гобәева
Радик Гыйльфанов
Рәвил Хәҗиев
Рузилә Гарифуллина
Фирүзә Җиһангирова
Искәндәр Хадеев
Илһам Закиров
Нәзилә Бәхтиева - нәкъ менә шушы асыл спортчыларыбыз XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында Татарстан данын якладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев