Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген Актанышның иң көчле теннисчылары ачыкланды

Бүген «Батыр» спорт сараенда өстәл теннисы буенча районның иң көчле теннисчылары көч сынашты. Турнирда 30 дан артык спортчы катнашты. Ярыш бик күңелле hәм оешкан төстә үтте. Ярышның ачу тантанасында ноябрь аенда Татарстан беренчелегендә чемпион калган егетләрне котлау тантанасы да булды.

          Районыбызның өстәл теннисы федерациясе рәисе Салихҗанов Данияр Рәүхәт улы егетләргә акчалата бүләк тапшырды, ә инде район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Вәлиев Ленис Әнәс улы әм спорт мәктәбе директоры Гафуров Әнвәр Әбесогыт улы егетләргә рәхмәт хатлары тапшырдылар.


Ә бүгенге ярыш нәтиҗәләренә килгэндә үз яшь категорияләрендә Данил Солтанов иң яшь чемпион исемен яулады. Фаяз Хамидуллин икенче,Тимерлан Харисов өченче, Азамат Шәкүров 1нче, Әмир Арсланов 2нче, Данил Харисов 1нче, Риназ Садертдинов 2 нче,Рүзәл Салихов 3нче, яшьлэр арасында Булат Шәкүров 1нче, Денис Аграпов 2 нче,Гомәр Гәрәев 3 нче урыннар алдылар. Зуррак егетләрдән Дилүс Фәхруллин, ир- егетләр арасында Илназ Маликов чемпион калды. Урал Мөхәммәтдинов 2 нче, Илфат Хамматнуров, Нияз Мортазин 3 нче урыннарны бүлештеләр. Ирләр арасында 1 нче урынны Илһам Сәрвәров, 2 нче урынны Әнвәр Гафуров, 3 нче урынны Ленис Вәлиев алды. Өлкэннэр арасында мэнге картаймас спортчыбыз Фэнис Маликов беренче булды.
Э районыбызнын абсолют Чемпионы булып 2нче мэктэп укучысы, "Батыр" спорт мэктэбе теннисчысы Данил Харисов калды.
Остазлары - Булат Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев