Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген «Алтынчәч» балалар бакчасына йөрү кызлар һәм малайлар шахмат турнирында көч сынашты

Бүген «Алтынчәч» балалар бакчасына йөрүче балалар арасында шахмат турниры узды.

"Алтынчәч" балалар бакчасында шахмат түгәрәге 2007 елдан эшли. Түгәрәкне Татарстанның атказанган спорт остасы Илдар Имамов алып бара. Ел саен уку елы ахырында еллык эшчәнлеккә йомгак ясап Илдар Сәрдәр улы инициативасы белән шахматчы балаларның ата-аналарын да чакырып түгәрәккә йөрүчеләр арасында  турнир уздырыла.

Быелгы уку елында "Алтынчәч" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменнән 11, зурлар төркеменнән 6 бала шахмат түгәрәгендә шөгыльләнгән. Бүгенге ярышта  16 бала катнаша. Җиңүчеләргә-  кызларга да, малайларга аерым бүләкләр, мактау кәгазьләре әзерләнгән. 

Ярышлар башланып киткәч, турнирны оештыручыларның берсе, «Алтынчәч» балалар бакчасында шахмат мәктәбенә нигез салган бакча мөдире Альфира Харисова белән сөйләштек.

- Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр, бу әлбәттә, ата-аналар белән бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе. Бүгенгә кадәр түгәрәкне алып барабыз, тренерыбыз Имамов Илдар Сәрдәр улына бик зур итеп рәхмәт! Ул үз эшенең остасы, фанаты! Балаларны төрле алымнар белән кызыксындыра, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шәхси якын килеп эшен оештыра. Нәтиҗәләребез дә бик зур- балаларыбыз быелгы уку елында берничә республикакүләм турнирда җиңүчеләр булды. Раяз Закирҗанов, Искәндәр Дәүләтов Казанда, Зәй, Минзәлә шәһәрләрендә узган турнирда призлы урыннар яулап кайттылар. Бу балалар белән без чиксез горурланабыз. Шахмат уйнаган бала беркайчан да югалмый. Фикерләү сәләтенең үсүе, зур тизлектәге заманга яраклаша белүләре сизелеп тора. Баларыбыз бакчадан чыгып киткәч тә спорт мәктәбендә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Бу дәвамчанлык та булып тора, – ди Альфира Мәкъсүт кызы. 

«Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Ландыш Закирҗанованың улы Раяз шахмат түгәрәгендә ике ел шөгыльләнә икән. Улының уңышларына ул бик сөенә. Инде Раяз республикакүләм бәйгеләрдә җиңүләр яулаган. Өйдә исә шахмат уенында әтисен дә җиңә башлаган. 

- Раяз шахмат түгәрәген көтеп ала, бик теләп йөри. Улымның Казан, Минзәлә, Зәй, Алабуга шәһәрләрендә үткән турнирларда җиңеп алган урыннары да бар. Без һәр балага шәхсән якын килеп, үз эшен яратып эшләгән тренерыбыз Илдар Сәрдәр улына, әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән «Алтынчәч» балалар бакчасы мөдире Альфира Харисовага бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, – ди Ландыш ханым.

Балаларны акыл уенына өйрәткән Татарстанның атказанган спорт остасы Илдар Имамов, шахмат мәктәбен узган бала башка спорт төрләрендә дә уңышка  ирешә, укуда да алдынгылар, ди:

- Шахмат түгәрәгенә йөргән балаларның исеме халык телендә, чөнки алар билгеле шәхесләр. «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнеп 5 ел элек бакчадан мәктәпкә укырга кергән Замира Галиева 2022 елда Россиянең абсолют чемпионы булды. 50 бала арасында шахмат ярышында беренче урын алды. Регина Бакирова малайлар арасында уйнап команда белән Россия чемпионы булды. Румия Имамова Татарстан чемпионы, гаилә командалары арасындагы ярышта команда белән җиңүгә ирештек. Амелия Зиннурова Россия чемпионатында өченче урын алды. Узган ел бакчаны тәмамлап чыккан 14  бала минем кул астында Балалар иҗат үзәгендә шахмат белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.

Бала шахматка өйрәнеп бәлки оста шахматчы да була алмас, әмма ул безнең түгәрәктә эшләргә, хезмәткә өйрәнә. Уңышларга ирешү өчен көндәлек шөгыльләнергә кирәклеген аңлый. Һәр чирек саен балаларның билгеләре белән кызыксынабыз. Шахматчыларның күбесе бик яхшы укый, отличниклар. Баш мие эшчәнлегенә шахмат зур йогынты ясый.

Район балалар бакчалары арасында бары тик «Алтынчәч»тә генә шахмат түгәрәге оештырылды. Анда шахматлар, демонстрацион такталар, күргәзмәлекләр бар. Кызганыч, башка балалар бакчасында әле моны эшләргә өлгермәдек. Бу уңайдан Саба районын үрнәккә китерәм. Сабада шимбә көнне 6 балалар бакчасыннан балаларны автобусларга утыртып шахмат түгәрәгенә алып киләләр. Балалар түгәрәк вакытында тукланып та ала. Соңыннан автобусларда янә кайтару оештырылган. Балаларга анда 5 тренер шахмат серләрен өйрәтә. Саба районы бик тиз шахмат буенча күтәрелә башлады. Аның сәбәбе менә шундый мөмкинлек тудыруда.

Балалар бакчасына йөрүче, беренче сыйныфта укучы балаларга шахмат уйнарга өйрәтү бик кирәк дип саныйм. Яңа гына дзюдо буенча ачык дәрес карадым, иң яхшы шөгыльләнүче шахматчы егет булып чыкты. Хоккейчыларның да иң шәп уенчылары шахматчы балалар. Димәк, шахмат белән шөгыльләнгән бала башка спорт төрләрендә дә сынатмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

25

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев