Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Батыр» спорткомплексында волейбол спорты буенча сигез тапкыр ТР чемпионы Рушат Гыйльмуллин истәлегенә төбәкара ачык волейбол ярышы уза

Рушат Гыйльмуллин истәлегенә туп чөю ярышы өченче тапкыр үткәрелә.

                       Бүген  «Батыр» спорткомплексында волейбол  спорты буенча иң яхшы уенчыларыбызның берсе Рушат Гыйльмуллин истәлегенә төбәкара ачык волейбол ярышы уза. 

Волейбол буенча  8 тапкыр Татарстан чемпионы, күптапкырлар "Иң яхшы уенчы" исемен алган, 2 тапкыр "Россиякүләм авыл уеннары"нда республика, район данын яклаган Рушат Гыйльмуллин турында турир ачылышында бик җылы фикерләр әйтелде.

Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова оештыручыларга зур рәхмәт белдерде һәм район җитәкчелеге исеменнән уеннарның уңышлы, травмаларсыз үтүен теләде. Сәламләүчеләр арасында Рушатның әтисе Рәзиф Гыйльмуллин, остазы, абыйсы Фирдәвис Әхмәтов та бар иде. 

                 Рушат Гыйльмуллин истәлегенә туп чөю ярышы Актаныш районында өченче тапкыр үткәрелә.

Турнирда Татарстан һәм Башкортстан республикалары командалары катнаша.

Җиңүчеләр турында безнең алдагы хәбәрләрдә булачак. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Айнур Гыймадиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев