Бүген күренекле марафончы якташыбыз Фирдәвис Шәемов кубогына җиңел атлетика буенча ярыш уза (фоторепортаж)
Танылган йөгерешче, илебезнең күренекле марафончысы Фирдәвис Шәемов якташларын сәламәт яшәү рәвешенә, аеруча җиңел атлетика белән шөгыльләнергә тартуда үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Районыбызда озак еллар мәктәп укучылары арасында Ф. Шәемов призына турнир оештырыла. Быел да бу традициягә тугры калып мәктәп укучылары арасында бүген 12 дистанциядә бәйге уза.
Советлар Союзы исемендәге Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев турнирны ачып, яшь спортчыларга уңышлар теләде.
Турнирны оештыручыларның берсе, Актанышның икенче санлы мәктәбенең физик культура укытучысы Ришат Нуриәхмәтов катнашучыларны ярыш тәртибе белән таныштырды.
Хәзерге вакытта егетләр һәм кызлар беренчелек өчен көч сынаша. Көннең кинәт салкынайтуы да куркытмый укучыларны, җилдән җитез аякларына күз иярми.
Аларны укытучылары тик торгызмый, стартка басканчы йөгерергә әзерләп хәрәкәтләндерә. Финишка килгәннәрен кочак җәеп каршы ала, янә сулышларын тигезләтү өчен гимнастика ясата. Шулай итеп һәр укучы, һәр команда беренчелек өчен җан ата.
Фирдәвис абый элегрәк елларда һәр ярышка үзе кайтып ярыш барышын күзәтә, югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга үз куллары белән бүләкләр, медальләр, мактау кәгазьләре тапшыра иде. Быел тәҗрибәле йөгерешче үз исемендәге турнирда катнаша алмаса да, призларын җиңүчеләргә алдан ук юллаган. Тиздән иң-иңнәрне бүләкләү тантанасы булачак.
Җиңүчеләр турында биредә яздык- Фирдәвис Шәемов Кубогына Актанышның беренче санлы һәм Әтәс мәктәбе лаек булды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев