Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген районыбыз өлкәннәре спартакиадада көч сынаша (фотолар)

Әлеге мизгелләрдә районыбызның “Батыр” спорткомплексында ветераннар арасында спарткакиада уза.

  Өлкәннәр ункөнлеген йомгаклап үткәрелгән спарткиаданы ачу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов өлкәннәрнең активлыгына соклануын белдерде:

- Яшьләр дә сезнең кебек булдыра алмыйдыр. Сезнең мондый актив яшәү рәвеше, сезгә булган игътибар, хөрмәт өлкәннәр ункөнлеге белән генә чикләнмәсен. Киләчәктә дә актив булып яшәгез. Бүгенге ярышта ашыкмыйча, ипләп кенә көчегезне сынагыз, зур рәхмәт сезгә,- диде Ленар Рафак улы. 

Спартакиада, пандемия сәбәпле, алдагы елларда оештырылмаган иде. Шуңа күрәме быел катнашучылар саны бермә-бер арткан.

Спарткиаданың шахмат ярышы бераз алданрак узды, бәйгегә 30 өлкәнебез катнашты. “Дулкын” бассейнында йөзү, “Батыр”да өстәл теннисы, дартс, идәннән этелү, чүгәләү кебек ярышларга быел җиңел атлетика буенча эстафета да өстәлде.  Идәннән этелү ГТО нормаларының берсе булып тора. 

Спартакиада барышын Ленар Рафак улы да күзәтте. Авыл җирлекләреннән килгән ветераннар белән шәхсән үзе аралашып, аларның фикерләрен тыңлады.

 Өлкәннәр спартакиадасында район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев та спортчыларны сәламләде, ярышларга җәрәхәт алмыйча гына катнашуларын теләде.

Спарткиаданың йомгаклау өлеше бүген 13.00 сәгатьтә узачак. Һәр спорт төрендә призлы урыннарга ирешүчеләр мактау кәгазьләренә һәм акчалата бүләкләргә лаек булачак. Шулай ук командалар да хөрмәтләнәчәк. 5, 6, 7 нче урыннарга ия булучыларны исә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе шулай ук призлар белән сөендерергә исәпли.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ", 

Раил ХАРИСОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев