Актаныш

Булачак солдатлар бүген үзләрен биатлонда сыный

Хәрби-патриотик айлык кысаларында районыбызда егетләрнең көчен, физик әзерлеген сыный торган спорт чаралары дәвам итә.

        Бүген "Бүләк" чаңгы трассасында мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфы укучылары арасында биатлон ярышы уза.

     Биатлон буенча район беренчелеген ачу тантанасында башкарма комитетның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев барлык катнашучыларга төз ату, тиз йөгерүдә уңышлар теләде.
 

- Көчлеләр җиңсен, җиңелүчеләр күңелләрен төшермәсен,- диде Ленис Әнәс улы егетләрне уңышка өметләндереп.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: