Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бәйгегә караганда бүләкләү мизгелләре озаккарак сузылды

- Балалар сау-сәламәт булсыннар иде-теләкләр дә, төп максат та шул. Җирлегебездән чыккан зыялы спортчыларыбыз шактый, мисал өчен, йөгерешчеләр арасында гына: Фирая Солтанова, авылдашым Дилүс Шәкүров... Яшь буын аларны белеп, алардан үрнәк алып үссен иде,-ди шушы көннәрдә Аеш авылында узган җиңел атлетика буенча кроссны оештыручы якташыбыз, марафон буенча СССРның спорт остасы,...

- Балалар сау-сәламәт булсыннар иде-теләкләр дә, төп максат та шул. Җирлегебездән чыккан зыялы спортчыларыбыз шактый, мисал өчен, йөгерешчеләр арасында гына: Фирая Солтанова, авылдашым Дилүс Шәкүров... Яшь буын аларны белеп, алардан үрнәк алып үссен иде,-ди шушы көннәрдә Аеш авылында узган җиңел атлетика буенча кроссны оештыручы якташыбыз, марафон буенча СССРның спорт остасы, РСФСР халыкларының 6 нчы спартакиадасы җиңүчесе Фирдәвис ага Шәемов.
"Алтын көз" исеме белән район спорт тарихында лаеклы үз урынын алып барган әлеге бәйге быел 5 нче тапкыр оештырыла. Башка елларны үзәктә уза иде ул, быел, үзгә буларак, ярыш данлыклы спортчының туган авылы Аешта узды. Шулай булуга карамастан, биредә аешлылар гына түгел, районның шактый яшь спортчылары да көч сынады. Арада әле тәүге тапкыр җиңел атлетик бәйгедә катнашучы булган 1-2 сыйныф укучылары да, район күләмендә генә түгел, инде республикада танылып килгән яшь йөгерешчеләребез дә бар иде. Алар, яшь үзенчәлеген исәпкә алып, 500, 1000, 1500 метр ераклыкта узыштылар.
Нәтиҗәдә, үз яшьтәшләре арасында көч сынап, Айзилә Гобәева, Ильяс Әхмәтдинов, Гөлназ Вилданова, Фаил Дәүләтов, Ирина Муллаянова, Алмаз Мөхәмәев, Чулпан Гобәева, Илһам Закиров, Азалия Хөсәенова, Илдар Әхмәтдинов - I, Гөлназ Әхәтова, Айзат Исламов, Иделия Фарсыкаева, Азат Галиев, Эльвина Хафизова, Айзат Хаҗиев, Айсылу Халикова, Камил Могътазиров, Айбулат Гобәевләр-II, Риназ Дәүләтов, Илсаф Халиков, Аделя Усманова, Динар Нуртдинов, Чулпан Вилданова, Азамат Галиев III урыннарга лаек булдылар.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 2 октябрь, 2013 74 (9820) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев