Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Чаңгычы-йөгерешчеләрнең республика беренчелегендә Актаныш кызы Ләйсән Хәсәнова җиңүче булды

Татарстанның Җәлил поселогында чаңгычы-йөгерешчеләрнең республика беренчелеге узды.

                "Лачын" спорт мәктәбенең 9  яшь чаңгычысы 24, 25 нче сентябрь көннәрендә Җәлил поселогында Татарстан Республикасы беренчелеге өчен чаңгычы-йөгерешчеләр ярышында катнашты. Спортчылар арасында Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы Ләйсән Хәсәнова үзенең һәрьяклап өлгерлек- җитезлеген күрсәтте.

 

 

               Ярышның беренче көнендә Ләйсән 5 километрлы дистанциядә роллерлы чаңгы белән узышта өченче килде. 25 сентябрьдә 3 километр араны иң беренче йөгереп килеп хаклы рәвештә беренче урынны яулады.  

              Укучысының уңышлары хакында безгә Ләйсәннең остазы Галимҗан Мансуров хәбәр итте. 

             Ләйсән хәзерге вакытта IX сыйныфта укый. Кыз 4 ел дәвамында чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнә. Кышын өзлексез чаңгыда шуу, кар эрегәч тә чаңгы буенча дәресләр алу, даими үз өстеңдә эшләү менә шундый матур күрсәткечләргә ирешергә этәргеч биргән.

             Ләйсәнне җиңүе белән котлыйбыз. Кышкы бәйгеләрдә дә уңышларга ирешеп районыбызның мактаулы чаңгычысы булып калуын телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев