Актаныш

Чаңгы бәйрәме яки хәрәкәттә – бәрәкәт

"Россия чаңгы юллары" илебездә ел саен февраль аенда үткәрелә һәм чаңгы спортын үз итүче меңнәр-миллионнарны үз сафына җыя. Актанышта да аны махсус көтеп алучылар җитәрлек. Яшьтәшләре арасында көчен сынап карарга теләгән мәктәп укучылары гына түгел, зурлар, өлкәннәр дә "чаңгы бәйрәменә барасы бар", дип алдан ук әзерләнәләр. - Бу - бөтен...

- Бу - бөтен район буенча көтеп ала торган ярыш. Үземнең дә чаңгы юлында үтте гомер. Мин туганнан бирле шуам бит, - дип шаяру катыш сөйләгән 67 яшьлек Илфат Иманаев буш вакыты булган саен сукмагын һаман чаңгы юлына каера. - Яшь чакта йөгердем дә, тимераякта да шудым, чаңгыда да узыштым. Республикада гына түгел, Союз ярышларында да катнаштым. Сәламәтлекне саклауда ярдәме зур аның - шушы яшемә җитеп, бер җирем дә авыртмый, аяк-кул сызлауның ни икәнен дә белмим. Шөгыльләнсәң, файдасы күп.
60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Илфат абый беренче килде. Көн саен кичке 4тән соң Бүләккә ашыгучы Шамил абый Латыйпов исә үзенең шушы чаңгычылар арасында булмавына нык уфтанды.
- Зерәгә генә, бүген шумыйм, дидем, рәхәтләнеп урап килгән булыр идем, - дип көрсенде ул, янып-пешеп, кызарып килүче чаңгычыларга карап. - Аның каравы, оныгым Лиана V-VII сыйныфлар арасында II килде әнә. Аның өчен сөенәм.
Көн саен биредә остазы Ришат Нуриәхмәтов кул астында икешәр сәгать шөгыльләнүче Лиана Латыйпованың күрсәткечләре елдан-ел үсә. Гомумән, Актаныш мәктәпләрендә укучы балаларның әзерлеге авыл мәктәпләреннән килгән кыз-малайларныкыннан күп вакыт камилрәк булуы сер түгел. Бу күренешкә карата Шамил Латыйпов тәкъдимен дә кертте:
- Актанышта балалар белән махсус эшләүче тәҗрибәле тренерлар бар. Чаңгыда узышу буенча белгеч алар. Минем тәкъдим - ярышларга килгәч, укучыларга бер өйрәнү әйләнеше үткәрү кирәк. Ул ничек була? Ярышка катнашасы балаларны башта трасса буйлап җибәрәбез. Ә тәҗрибәле тренерлар юл буйлап таралып баса. Балаларга һәрбер этапта кимчелекләрен күрсәтеп, өйрәтеп җибәрергә тиеш алар. Әйтик, беренче 50 метрда Ришат Петрович тора, икенчесендә - Ирек Мөхәммәтов, өченчесендә Равил Хаҗиев, тагын кемдер тауга менәргә өйрәтә. Бу шунда ук, барышлый, тиз эшләнә. Шул рәвешле 1-2 әйләнеш ясаса балалар, үзләренә бер еллык белем алып китәләр. Мин авыллардагы физкультура укытучыларын гаепләмим, алар бит күбесе чаңгычы түгел, шуңа менә мондый өйрәнү дәресләре кирәк безнең районда.
Шәмнең нуры - майдан, шәкерт гыйлеме - мөгаллимнән, дигән мәкаль бар. Остаз кул астында шөгыльләнгән балалар бер-ике ел эчендә үзләрен күрсәтә башлый. 1 нче мәктәпнең II а сыйныфы укучылары Чулпан Ибраһимова һәм Ринат Гайнанов икесе дә, үзләреннән икешәр яшь зуррак чаңгычыларны да артта калдырып, финишка алдынгылар сафында килде. Тренерлары Равил Хаҗиев кул астында шөгыльләнәләр икән.
- Ул безне тимераяк йөреше белән шуарга, "чыршыкай" алымнарына өйрәтә, - ди Ринат. Ә шул ук мәктәпнең IX сыйныф укучысы Рената Мөхәммәтдинова, быел имтиханнарга әзерләнеп, чаңгыга сирәк чыкканлык, гәрчә бу спорт төре белән өченче ел шөгыльләнсә дә, үзен нык сиздерә икән, дигән ачыш ясаган:
- Шәәәп, адреналин, класс! Ныык рәхәт! - дип, эмоцияләрен тышка чыгарды ул башта. - Рәхәтләнеп шудым! Чаңгы спорты - ул минеке! Монда, беренчедән, үзебезнең мәктәпне данлыйбыз, икенчедән, спорт белән шөгыльләнү кирәк, күбрәк шөгыльләнгән саен яхшырак. Тик быел укудан бушавы кыенрак, тренировкаларга бик йөреп булмады, шул үзен сиздерде.
- Чаңгы спорты - ул сәламәтлеккә йогынты ясый торган спорт төре, аның белән өлкән яшьтә дә шөгыльләнсәң яхшы. - Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховның фикере яшьләрнеке белән тәңгәл. - Күрәсезме, Илфат абый Иманаев, чаңгы федерациясе рәисе Фәрит Салихов - аларның трассага чыкмый калган көннәре юк. Үзем дә көн саен шуам. Иң шатлыклысы - елдан-ел бу спорт төрен яратучылар арта. Бар район халкын чаңгы спортына дәшеп калам. Сәламәт тәндә - сәламәт рух, шуны онытмыйк!
Алия Сәлахова, IV сыйныф укучысы: Бүген ярышта I килдем. Җиңүем өчен сөенәм. Мондый ярышларда катнашканым бар иде. Ике ел инде укытучым Рөстәм Ялалов кул астында шөгыльләнәм. Көн саен, кар-буран димибез, монда шуарга киләбез.
Илзилә Закирҗанова, IV сыйныф: Чаңгы шуарга бик яратам, укытучыбыз Равил Хаҗиевкә түгәрәккә йөрим. Апам да шуа, сеңлем дә спорт белән шөгыльләнә. Чаңгыдан тыш, йөгерүне яратам. Бу ярышта исә II килдем.
Дамир Фазлыев: V сыйныф: Бүген урынга керәсе килгән иде. Соңгы тауга менгәндә тизлекне арттырдым. Минем өчен ярышның иң авыр өлеше финишка җиткәндә булды. Соңгы көчне җыеп, алдымдагы малайны узам-узам диеп килдем, барып чыкмады, шулай итеп, VI булдым. Киләсе елга җиңәрлек итеп әзерләнергә исәп.
Ильвина Мөхәммәтшина, III сыйныф: Шуу бик рәхәт булды. Салкынны сизмәдек тә. Бүләк урманына чаңгы шуарга еш киләм, иптәшләремне дә чакырам.
Руслан Имамов, III сыйныф: Миңа чаңгыны 7 яшьтә алдылар. Физкультура дәресләрендә сыйныфыбыз белән монда киләбез. Бүген ярышта җиденче килдем. Алдагы кешене узмакчы идем, тик финишка җиткәндә егылдым, шуңа уза алмадым.
Рузилә һәм Даниял Гариповлар икесе дә VIP ярышта көч сынады. Рузилә Гарипова: "Россия чаңгы юллары"н ел саен бәйрәм көткәндәй көтеп алабыз. Гаиләбез белән катнашабыз. Улыбыз Булат бүген хоккей ярышында, килә алмады. Мин исә VIP хатын-кызлар арасында I булдым. Эштән соң кайтабыз, шуңа да карамастан, телевизор каршында утыруга караганда чаңгыга чыгуны өстенрәк күрәбез. Сәламәтлек турында кайгырту кирәк.
Даниял Гарипов: Быел инде ярышта катнашмам, дип уйлаган идем, Рузиләнең киенгәнен күргәч, чаңгы тотып төшеп киткәнне сизми дә калдым. Көне бик матур, кеше күп, халык шат. Бу чарада иң мөһиме - урын алу түгел, катнашу дип уйлыйм.
Айдар Хәев, үзәк хастаханә баш табибы: Шушындый матур көндә Актанышыбызда спорт бәйрәме, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган бәйрәм. Монда чыккан халык, чыннан да, үзенең сәламәтлегенең кадерен белә, сакларга тырыша торган кешеләр. Без - сәламәтлек саклау оешмасы - үзебез дә оешкан төстә чаңгыга бастык. Мондый массакүләм чаралар коллективны туплый.
Артур Рәхмәтуллин, "Коммунсервис" оешмасы җитәкчесе урынбасары, VIPлар төркемендә ир-атлар арасында I килде: Бүгенге җиңүем - зур уңыш. Даими шөгыльләнмәсәң, җиңү булмый бит инде ул, атнага 3-4 тапкыр чаңгыга чыгарга тырышам. Чаңгы спортына мәхәббәт мәктәптән килә, тренерларым Рөстәм Ялалов, Галимҗан Мансуровка рәхмәт. Шундый массакүләм спорт чаралары һәрвакыт булып торсын, без теләп катнашабыз. Спорт белән шөгыльләнгән кешедә сәламәтлек, дәрт-дәрман һәрчак була.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: