Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Чаңгы эстафетасы нәтиҗәләре

31 гыйнвар көнне "Бүләк" чаңгы юлында данлыклы мөгаллим, остаз Фәрит Әхмәдишинның якты истәлегенә багышланган чаңгы эстафетасы узды. Җирлегебезнең уңай гореф-гадәтенә әверелеп килгән әлеге бәйгедә район укучылары катнашты. Чаңгы юлында, шулай ук, якташыбыз, ТР Премьер министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улын да очратырга була иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча...

31 гыйнвар көнне "Бүләк" чаңгы юлында данлыклы мөгаллим, остаз Фәрит Әхмәдишинның якты истәлегенә багышланган чаңгы эстафетасы узды. Җирлегебезнең уңай гореф-гадәтенә әверелеп килгән әлеге бәйгедә район укучылары катнашты. Чаңгы юлында, шулай ук, якташыбыз, ТР Премьер министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улын да очратырга була иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I-III урыннарны Әтәс, Уразай, Күҗәкә мәктәпләре яулады. Кечкенәләр төркемендә I-II урынга Актанышның 2нче мәктәбе лаек булды, 1нче мәктәп - III урында. Ә зурлар төркемендә 1нче мәктәп спортчыларына тиңнәр булмады. 2нче мәктәп һәм Иске Байсар урта мәктәбе укучылары II-III урыннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев