Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Чемпионнар районнар данын зона ГТО фестивалендә яклый

ГТО фестивалендә катнашырга һәр район зур әзерлек белән килгән.

              Командага үзләрен формада тоткан, даими рәвештә физкультура-спорт белән шөгыльләнгән егет-кызларны туплаганнар. Спорт сөючеләр районкүләм ГТО фестивалендә сайлап алынган.

          Актаныш данын мәктәп укучыларыннан тыш укытучылар Нәрис Габдуллин (Сәфәр мәктәбе), Ирек Мөхәммәтов (Актанышның беренче санлы мәктәбе) кебек мөгаллимнәр яклады. Алар арасында “Адымнар-Актаныш” күптелле гимназия-комплексның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмис Хәсәнов та бар, 23 яшьлек егет “ГТО нормаларын бөтен көчемне биреп тапшырачакмын”, ди.

      Мөслим районында ГТО өчен җаваплы Васил Фәттахов командада төрле хезмәт ияләре барлыгын әйтте:
 

-    Районда ГТО нормаларын тапшыру гадәти хәлгә әверелде, берәүне дә көчләп бирдертмибез, үзенең физик мөкинлеген бәяләргә теләүчеләр шактый. Районда узган фестивальдән иң көчлеләрне сайлап алып килдек. Ярышка килгән Мөслим командасында мәгариф хезмәткәрләре, спортчылар, шәхси эшмәкәрләр бар, җиңүгә өметләнәбез.

            Фестиваль тәмамланганнан соң баш хөкемдар барлык нәтиҗәләр теркәлгән протоколны Казандагы ГТОның республика төбәкара операторына юллый. Район вәкилләренең алган урыннарына карап 4 җыелма команда арасында урын чыгарылачак. Зона фестивале җиңүчесе республика фестивалендә катнашачак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев