Актаныш

Фирүзә Җиһангирова: “Минем дә бар да алдадыр, дип ышанам”

Район спортчылары Фирүзә Җиһангирова дигән исемне беренче тапкыр моннан 8-9 еллар чамасы элек ишетә: моңарчы ярышларда бер дә күренмәгән Түбән Яхшый авылы кызы VIII сыйныфта укыганда җиңел атлетика буенча район бәйгесендә кинәт кенә беренчеләр сафына чыга. Йөгерү белән махсус шөгыльләнмәгән, бернинди остаз кул астында дәресләр алмаган укучының мондый күрсәткеченә спорт...

Район спортчылары Фирүзә Җиһангирова дигән исемне беренче тапкыр моннан 8-9 еллар чамасы элек ишетә: моңарчы ярышларда бер дә күренмәгән Түбән Яхшый авылы кызы VIII сыйныфта укыганда җиңел атлетика буенча район бәйгесендә кинәт кенә беренчеләр сафына чыга. Йөгерү белән махсус шөгыльләнмәгән, бернинди остаз кул астында дәресләр алмаган укучының мондый күрсәткеченә спорт мәктәбе остазы Рузил Тимеров игътибар итә һәм ялгышмый: сәләтле кыз алдагы ике ел эчендә бер-бер артлы республика һәм Россиякүләм бәйгеләрдә үзен күрсәтә, җиңүләр яулый башлый. Бүген Фирүзә Чаллы педагогия университетында чит телләр факультетының V курс студенты, туган авылы мәктәбендә чит телләр укытучысы булып та эшли. Спорт өлкәсендә яңа үрләр яулавын дәвам итә. Бүгенге көндә Актаныш һәм Чаллы өчен чыгыш ясый.
Укучы
- Фирүзә, синең киләчәк һөнәрең итеп спорт юлын түгел, чит телләр факультетын сайлавыңны белү минем өчен көтелмәгәнрәк яңалык булды әле.
- VII-VIII сыйныфларда укыганда шунда барасымны белә идем инде мин. Мәктәптән соң документларымны да шул юнәлештә Алабугага һәм Чаллыга гына бирдем. Башка вариантларны карамадым да. Актанышта инглиз теленнән укыткан Рушания Марс кызына бик рәхмәтлемен - ике ел эчендә БДИ бирерлек итеп әзерләде ул мине. Аны уңышлы гына тапшырдым, инглиз һәм алман телләрен үзләштерәм. Балачактан килгән шушы хыялым да, спорт та - икесе дә күңелем иң теләгән нәрсәләр.
- Ә спортка кереп китүең ничегрәк башланган иде?
- Кечерәк сыйныфларда укыганда ярышларга йөрисем килә, тик мине алмыйлар иде. Аннан, яшүсмер вакытта мин гәүдәгә ярыйсы ук таза идем. Бертуган апам Ландыш бу вакытта Минзәләдә укый, шунда кикбоксинг белән шөгыльләнә, Татарстанда призлы урыннар алганы да булды. Ул мине үзе белән бергә
йөгерергә алып чыга башлады. Шуның да ярдәме тигәндер, күрәсең, тиздән районда җиңү яуладым. Рузил абый мине IX сыйныфка Актанышка укырга килергә, үзендә шөгыльләнергә чакырды. Аның белән тренировкаларны башлап җибәрдек, әмма 2 нче мәктәпкә үзебездә тугызынчыны тәмамлагач кына килдем.
- Читтән торып шөгыльләнү булган инде алайса?
- Рузил абый һәр көннең, һәр тренировканың расписаниесен язып бирә иде. Көндәлек алып барырга: күпме йөгердең, күпме вакытка, хәлең ничек - бөтенесен язарга өйрәтте. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәң дә, өйрәтүче, аңлатучы бер тәҗрибәле киңәшче кирәк.
- Кайчан гына район ярышларында катнашу турында хыялланган кызны шулай итеп, зуррак бәйгеләргә әзерли башлыйлар...
- Иң истә калганы - беренче зур ярышым - җиңел атлетика буенча Алабугада узган кышкы Татарстан чемпионаты булды. Бик борчылдым. Баруга ук аннан кайту турында уйлый башладым. Урын турында уй башка да кермәде. Әмма нәкъ шунда мин беренче зур җиңүемне яулап, 1500 метрга Татарстанны отып кайттым. Һәм менә шунда, булдыра алам икән бит, дигән сөенеч хисе барлыкка килде. Беренче Россия чемпионаты бик истә калган. 2010 елда Владимир шәһәрендә узды ул. Мине командага кертү мәсьәләсе катлаулы булды, әти-әни дә 9 нчы сыйныф укучысын шундый ерак арага үзен генә чыгарып җибәрүне аңлап җиткерми... Мин анда VI урынны яулап, йөгерү белән шөгыльләнүемне алга таба дәвам итү кирәклегенә ышанып кайттым. Шуннан бирле IX-XI сыйныфларда республикада һәр җәйге һәм кышкы чемпионатны җиңеп бардым. Әмма яңа көчле спортчылар калка башлагач, III-IV урыннарга да калыштырдым.
- Җиңүләрең арткан саен күңелдә ышаныч та үсә барадыр?
- Ышаныч кына түгел, җаваплылык хисе. Узган елда җиңеп кайткансың икән, киләсе елны да I урын алмасаң, оят кебек. Беренче җиңүемне әти-әнием, булганмы-булган, дип, җиңел кабул итсәләр, тора-бара алар да кызыксынып киттеләр, җаваплырак карый башладылар. Үзләре спорттан ерак торсалар да, аңлап, теләгемә каршы килмәделәр, гаиләмә моның өчен бик рәхмәтлемен.
Укытучы
- Бүген син уку, спорт белән шөгыльләнү белән беррәттән, эшләргә дә вакыт табасың.
- Түбәнрәк курсларда репетиторлык белән шөгыльләнә идем инде. Ә узган уку елының апрель аенда безнең авылның немец теле укытучысы декрет ялына китте. Бу турыда ишеткәч, сүз арасында шаярып кына, укытырга мин дә кайта алам бит, дигән идем, ул бик тиз хәл ителде дә куйды. Университетта ирекле йөрүгә рөхсәт иттеләр, 2-3 көн анда укыйм, аннан Яхшыйга укытырга кайтам. Үземнең туган мәктәп, үземне укыткан укытучылар - яңа коллективка өйрәнү дигән нәрсә булмады, бик җиңел кереп киттем. Әнием Зарима мәктәбебездә татар теле укыта, янымда киңәшчем бар, дигән сүз. Уку да, укыту да минем өчен бик рәхәт, икесен дә сөенеп башкарам. Ярышларга барасы булганда, мәктәп директоры Расих Шәйхуллин хәлемә керә, каршы килми. Атнасына өчәр көнгә, икешәр ярышка барырга туры килгәне бар. Шөкер, хуплап кына тора.
- Укучыларың, минем дә Сезнең кебек йөгерешче буласым килә, шөгыльләндер әле, Фирүзә апа, дип тә килмиме соң?
- Остазым Рузил абый миңа үз сәгатьләрен биреп, йөгерү түгәрәге ачарга тәкъдим итте. Октябрь аеннан башладык. Үземне яңа статуста сынап карау бу. Гадәттә, спортчыларны карыйлар да, менә, ичмасам, бу булдыра, дип әйтәләр. Әмма тренердан шулкадәр күп нәрсә тора - бар оештыру эшләре аның өстендә. Иң нык борчылган, иң күп нервы туздырган кеше дә шул. Барып чыкмас димим, киңәш сорар кешеләрем бар - Рузил абый Тимеров, Чаллы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендәге тренерларым - ирле-хатынлы Татьяна Николаевна һәм Василий Михайлович Петровлар. Сүз уңаеннан, бу остазларымны да белгән тренерлары арасыннан бик сайлап, Рузил абый миңа үзе тапты.
- Остазың Рузил Тимеровны һәр сүз саен искә аласың.
- Ул минем өчен беренче тренерым гына түгел инде, абыем кебек. Һәр сорау-проблеманы аның белән уртаклашам. Булды шундый вакытлар, Россия ярышлары алдыннан мин 10-15 көн тирәсе аларда торып шөгыльләндем. Иптәше Эльза апа шундый ачык йөзле, ул чакта балалары да кечкенә иде әле. Бик күркәм гаилә. Шул ярышларга әзерләгәндә, Рузил абый уразалы килеш минем белән 10шар чакрым йөгерә иде. Үзем дә әйтә белмәгәнмен инде, мин алдаштырмыйм, барыбер йөгерәм, көтеп кенә торыгыз, дип. Барлык уңышларым өчен иң зур рәхмәтем - тренерым Рузил абыйга, гаиләсенә.
Спортчы
- Спортчыларның яшәү рәвеше дә, ашау-эчүләре дә гади кешенекеннән аерыла инде ул.
- Аерыла. Үзеңне формада тотарга кирәк. Режим саклау зарур. Кичтән табын янында мавыкмаска, тренировкадан соң аксымлы ризыкларга өстенлек бирергә, углеводлар һәм майларны аерым ашарга... Сумкамда һәрвакыт шешә белән су йөри.
- Гел билгеле бер кысаларда гына торып та булмыйдыр? Кичке дискотекалар, бәйрәм-мәҗлесләр кебек кызыктыргычлар белән көрәшәсеңме?
- Мин үзем бик тә өй кешесе. Кичләрен китап укып, тынычлап ял итәргә яратам. Чаллыда нибары бер тапкыр клубка барганым бар. Әни әйтә инде, кич тә чыкмый каласың, яшьлегең үтеп китә, ди. Әмма холкым шундый, тынычлыктан үземә канәгатьлек алам. Якшәмбедән кала, һәр көн кич белән тренировкалар. Аңа кадәр - эштән кайтаммы, укуданмы - бераз ятып ял итеп алам. Кичке 8дә тренировкадан кайтам, ял итәм, укыйм. Шулай да, еш булмаса да, мәҗлесләргә йөрелә, андый бәйрәмнәрне, чамасын белеп, үземә рөхсәт итәм.
- Соңгы еллардагы иң зур җиңүләрең - авыл районнары арасында республика спартакиадасы, Идел буе федераль округы беренчелеге, яшьләр арасында Россия беренчелеге, Россиякүләм традицион спорт төрләре буенча ярышлар... Уңышларың зурдан. Спорт мастерына кандидат нормасын үтәдең инде, исемен кайчанрак алырга ният?
- Кандидат нормасын 2015 елда үтәдем, инде аңа ирешкәнмен икән, 7-8 ел йөгерәм икән, спорт остасы исеменә дә барып җитәсем килә, әлбәттә. Тик ул турыда уйларга куркам әле. Марафончылар спортта 40 яшькә кадәр рәхәтләнеп үзләрен формада тота ала. Чаллыдагы тренерым җиңел атлетика белән армиядән соң гына шөгыльләнә башлаган, 28 яшендә спорт мастеры булган. Аңа хәзер 45 яшь, һаман хезмәттәге җиңел атлет. Шуңа, минем дә бар да алдадыр, дип ышанам. 2015 елда ярыммарафон йөгердем, марафонга әзерләнәм. Атнага бер көн 30 чакрым йөгерәм, ул араны 2 сәгать 40 минутта үтәм. Күңелеңне дөрес көйләсәң, дөрес әйберләр турында уйлап, дөрес йоклап, ял ителгән булса, аның бер кыенлыгы да юк. Ул юктан бар итү түгел бит, аңа әкренләп киләбез.
- Якташыбыз Фирая Солтанова да гап-гади авылдан чыккан спортчы, нинди зур үрләр яулады. Аның кебек, Олимпия ярышларында катнашу мөмкин булырмы?
- Фирая апага шулкадәр сокланып карыйм. Ул - олы талант. Кечкенә чакта, Олимпия уеннарын карап, менә шулай булсаң иде, дип кызыгып утырган чаклар истә. Чемпион буласым килә, дидем, эшләдем, хыялым күпмедер күләмдә чынга ашты. Фирая апа биеклеге дә ымсындыра, билгеле, әмма кулымнан киләме-юкмы - белмим. Бүген нәрсә эшләргә кирәк, әлегә шуны эшләп барам.
- Диплом алгач, үзеңне кайда күз алдыңа китерәсең? Гаилә кору турында уйлар күңелеңә киләме әле?
- Авылда эшләсәм дә, Чаллыда эшләсәм дә - мәктәп сферасы, мәгариф тармагы булырмы, бәлки башка урын табылыр - эштән тыш, үземә дә вакытым калырлык, спорт белән хезмәтне бергә алып барырлык эштә эшлисем килә. Диплом алганда минем ике еллык стаж-багажым була, бу - минем өчен мөһим. Гаилә кору дигәндә, яраткан кешем бар. Ул да спортчы, бөтен кызыксынуларыбыз, тормышка карашларыбыз бер төрле.
- Безне укучыларга теләкләрең?
- Иң элек әти-әниләргә әйтәсем килә: балаларны төрле түгәрәккә йөртәләр, әмма нәкъ менә спорт баланы кирәк кысаларга кертә, дөрес кагыйдәләр буенча яшәргә өйрәтә. Әйткән сүзеңдә торырга, кешелекле булып калырга, дигән асыл төшенчәләрне сеңдерә. Минем чагыштырып караганым бар - Чаллыда бергә укыган һәм спорттагы дус кызларым арасында аерма бик зур. Укудагылар өчен нәрсәнедер яшерү, ниндидер яңалыкны әйтми калдыру - гадәти хәл, ә спортчылар - бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз. 3-4 кыз, бергә стартка чыгып басабыз, бер караганда - көндәшләр, әмма соңыннан бүлмәгә кайтып, шаярып, сөйләшеп утырабыз. Иң якын, иң ышанычлы, нык аралаша торган дусларым - бергә шөгыльләнгән кызлар. Нинди дә булса ярдәм кирәк булса, аларга мөрәҗәгать итәм, һәм беркайчан да кире бормыйлар. Нәкъ менә шундый кешеләр спорт өлкәсендә күбрәк.
Шуңа да әйтәм: баланы спорт мәктәбенә бирергә кирәк. Хобби я кызыксыну гына булып калса калсын ул, әмма булсын. Хәрәкәттә - бәрәкәт. Әйтәләр бит, картаю - ул хәрәкәтсезлек. Ә инде хәрәкәттәге кеше гел яшь булып кала. Кешенең сәламәтлеге, психологик халәте, кәефе - бөтенесе шуннан тора.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: