Актаныш

Данил Солтанов Сарманда узган теннис бәйгесендә II урын яулады

Бүген Сарман районында өстәл теннисы бәйгесендә Актаныштан Данил Солтанов катнашты һәм яшьтәшләре арасында II урын яулады.

Рамил Ризатдинов истәлегенә  өстәл теннисы буенча  ачык турнир беренче тапкыр гына оештырыла әле.

Шулай булуга да карамастан спортчылар республиканың төрле төбәкләреннән  килгән.

Турнирда Чаллы, Әлмәт, Менделеевск, Алабуга, Бөгелмә,  Баулы, Минзәлә шәһәрләреннән, Җәлил поселогыннан һәм Сарман авылыннан да спортчылар җиңү өчен көч сынашкан.

Данилны яңа уңышы белән котлыйбыз! Афәрин!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: