Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Динамо» Балалар фонды призларына Сабантуй милли-спорт бәйрәме

Актанышта «Динамо» Балалар фонды призларына Сабантуй милли-спорт бәйрәме булды. Анда кадет интернат-мәктәбе, сәләтле балалар өчен гимназия-интернат , 1 һәм 2 санлы Актаныш урта мәктәпләре, Такталачык коррекцион мәктәбе һәм Актаныш полиция хезмәткәрләре балалары командалары катнашты. Яшь спортсменнарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов тәбрикләде. Кискен көрәш нәтиҗәсендә мини-футбол буенча...

Актанышта «Динамо» Балалар фонды призларына Сабантуй милли-спорт бәйрәме булды. Анда кадет интернат-мәктәбе, сәләтле балалар өчен гимназия-интернат , 1 һәм 2 санлы Актаныш урта мәктәпләре, Такталачык коррекцион мәктәбе һәм Актаныш полиция хезмәткәрләре балалары командалары катнашты. Яшь спортсменнарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов тәбрикләде.
Кискен көрәш нәтиҗәсендә мини-футбол буенча Актаныш полиция хезмәткәрләре балалары җиңде, ә "Күңелле стартлар"да сәләтле балалар өчен гимназия-интернат командасы өстен чыкты. Милли көрәштә 40 килограммга кадәр үлчәүдә Иске Богадыдан Илгизәр Нурлыев, 45кг-Яңа Әлемнән Раббани Нургалиев, 50 кг-Актаныштан Денис Муллахметов җиңде. Абсолют батыр булып та Денис Муллахметов танылды.Барлык җиңүчеләргә призерларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев