Актаныш

Дөнья беренчелегендә икенче

Дзюдо буенча Татарстан чемпионы, Актаныш спорт мәктәбеннән үсеп чыккан Алия Мөхәмәдуллина бу уку елыннан Яр Чаллы шәһәрендә, юридик көллияттә белем ала. Спорт белән шөгыльләнүен дәвам итеп, инде хәзер ул үзен билбаулы көрәштә сынап карый башлаган. 26-27 ноябрь көннәрендә Казахстан башкаласы Астанада әлеге спорт төре буенча узган дөнья беренчелегендә Алия 1999-2001...

Дзюдо буенча Татарстан чемпионы, Актаныш спорт мәктәбеннән үсеп чыккан Алия Мөхәмәдуллина бу уку елыннан Яр Чаллы шәһәрендә, юридик көллияттә белем ала.
Спорт белән шөгыльләнүен дәвам итеп, инде хәзер ул үзен билбаулы көрәштә сынап карый башлаган.
26-27 ноябрь көннәрендә Казахстан башкаласы Астанада әлеге спорт төре буенча узган дөнья беренчелегендә Алия 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында дәрәҗәле II урынны яулаган. Афәрин!
Бу хакта безгә аның остазы, Актаныш спорт мәктәбе тренеры Шамил Әхмәтов хәбәр итте.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: