Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Дәрәҗәле турнирдан - лаеклы җиңү белән

6-8 гыйнвар көннәрендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшүсмерләр арасында дзюдо һәм самбо буенча "Раштуа - 2018" дигән республика турниры узды. Традицион турнир быел да үзенә 400 якын катнашучыны җәлеп итте. Алар арасында татарстанлылар гына түгел, Свердлау, Ырынбур, Саратов, Самара, Киров өлкәләреннән, Мари-Эл, Башкортстан, Чуваш республикаларыннан, хәтта Мәскәүдән тә катнашучылар...

6-8 гыйнвар көннәрендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшүсмерләр арасында дзюдо һәм самбо буенча "Раштуа - 2018" дигән республика турниры узды. Традицион турнир быел да үзенә 400 якын катнашучыны җәлеп итте. Алар арасында татарстанлылар гына түгел, Свердлау, Ырынбур, Саратов, Самара, Киров өлкәләреннән, Мари-Эл, Башкортстан, Чуваш республикаларыннан, хәтта Мәскәүдән тә катнашучылар булуы турнирның югары дәрәҗәсен ассызыклый.
Әлеге чарада Актаныш спортчылары да катнашты. Актанышның 2нче санлы мәктәп укучысы Ринат Садретдинов турнирда мактаулы беренче урынга ия булды. Моннан тыш райондашыбыз турнирның иң яхшы техникага ия көрәшчесе буларак танылды. Ринат Яшел Үзән районының Дзюдо һәм самбо Федерациясе Президенты кулыннан грамота һәм махсус бүләк - планшет алды. Котлыйбыз!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев