Актаныш

“Дулкын” бассейны тәүге кунакларны кабул итте

"Дулкын" бассейны реконструкциядән соң беренче мәртәбә кунаклар кабул итте - йөзү буенча яшүсмерләр арасында 27 гыйнвар көнне узган матчта актанышлылар Илеш һәм Мөслим спортчылары белән очрашты. Иң көчле спортчылар белән беррәттән, әле икенче ел гына бу спорт төре белән шөгыльләнүче кыз-малайлар да - Актаныш командасы составында барысы 30дан артык бала...

"Дулкын" бассейны реконструкциядән соң беренче мәртәбә кунаклар кабул итте - йөзү буенча яшүсмерләр арасында 27 гыйнвар көнне узган матчта актанышлылар Илеш һәм Мөслим спортчылары белән очрашты.
Иң көчле спортчылар белән беррәттән, әле икенче ел гына бу спорт төре белән шөгыльләнүче кыз-малайлар да - Актаныш командасы составында барысы 30дан артык бала көч сынады монда. Нәтиҗә дә куанычлы: Актаныш командасы, көндәшләрен артта калдырып, җиңү яулады. Илеш командасы - II, Mөслим - III урында.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: