Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Дзюдо белән яратып шөгыльләнү кирәк

2 апрель көнне районыбызда тәүге мәртәбә дзюдо буенча төбәкара зур турнир узды. "Актаныш" спорт комплексында 1999-2010 елгы балалар һәм яшүсмерләр көч сынашты. Бу кадәр күп килерләр дип көтмәгән идек - Ярышларга республиканың Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Башкортстаннан Шаран, Дүртөйле һәм Илеш районнары җыелма командалары чакырулы иде. Дөресен әйткәндә, бу кадәр бала...

2 апрель көнне районыбызда тәүге мәртәбә дзюдо буенча төбәкара зур турнир узды. "Актаныш" спорт комплексында 1999-2010 елгы балалар һәм яшүсмерләр көч сынашты.
Бу кадәр күп килерләр дип көтмәгән идек
- Ярышларга республиканың Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Башкортстаннан Шаран, Дүртөйле һәм Илеш районнары җыелма командалары чакырулы иде. Дөресен әйткәндә, бу кадәр бала килер дип уйламаган да идек - 6 яшьлекләрдән алып, 17 яшькәчә кыз-малайлар - барысы 120дән артык яшь дзюдочы җыелды, - ди "Актаныш" спорт комплексы җитәкчесе Ленис Вәлиев. - Актанышта бу турнирны оештыру дзюдо спорты үсешенә тагын бер этәргеч бирер дип ышанабыз.
Ярышта район спорт мәктәбенең дзюдо секциясенә йөрүче барлык балалар да диярлек катнашты.
- Турнирга нигезләмәне төзегәндә, үзебезнең бөтен кыз-малайларыбыз да катнаша алырлык итеп әзерләдек, - ди бу уңайдан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе дзюдо буенча остазы Шамил Әхмәтов. - Шуңа күрә контингент зур, төрле. Безнең командада 38 укучым көрәшә. Турнирны оештыру исә уйламаган җирдән килеп чыкты. Элекке укучым, хәзер Чаллы шәһәрендә үзе тренер булып эшләүче егет, әйдә әле, командамны Актанышка алып барасы килә, ярыш үткәрик, дип шалтыратты. Уйладык та, булдырдык та. Кунаклар кабул итү безгә команданы җыеп читкә йөрүгә караганда күпкә отышлы һәм арзанга төшә. Киләчәктә бу турнирны традицион бәйге рәвешендә үткәреп булыр дигән өметтә калабыз.
Дзюдо - йомшак күңеллеләр өчен түгел
Ярышны күзәтәбез. Берьюлы ике татамида кызлар-малайлар сынаша. Монда көч бик мөһим түгел, җитезлек, көрәш техникасын камил белү җиңү китерә. Малайлар үзләрен генә түгел, кирәксә, кызларны, көчсезләрне, ярдәмгә мохтаҗларны яклап сугыша белергә тиешләр дигән нәрсә күңелгә сеңгән. Кызларга да, әлбәттә, һәртөрле яман-явызлардан үзләрен саклый алу осталыгы кирәк, әмма барыбер гүзәл затлар өчен бу көрәш алымнары тупас күренә. Әнә, ике кыз бала көрәшә. Күп булса 8 яшьләрдер үзләренә. Берсен көндәше аркасына яткырып, кулын муенына аркылы салды, озак кына җибәрми торды, тегесе буыла башлагач кына җибәрде - торып басканда ул кызның битеннән күз яшьләре тәгәри иде. Сикерә-сикерә бер-берләренә һөҗүмгә ташланучы, көндәшенең битенә сугарга, ничек тә егып салып, бирелергә мәҗбүр итү өчен тырышучы, муенына басып хәтта буу алымнарыннан файдаланучы кыз-малайлар көрәше - йомшак күңеллеләр өчен түгел.
- Беренче карашка, дзюдо авыр, бала саулыгы өчен куркыныч спорт төре кебек күренсә дә, чынлыкта һич тә алай түгел, - ди ике баласы да шушы спорт төрен үз иткән Регина Латыйпова. - Киресенчә, дзюдо баланың сәламәтлеген дә, характерын да ныгыта, үз-үзләренә ышанычны арттыра. Улым Камил әле беренче генә елын шөгыльләнә, ә кызым Алия быел Кыш бабай призына үткән турнирда кубок алган иде, бу юлы да призлы урынга эләгер дип ышанабыз. Ярышлар спортчыга тәҗрибә бирә - бәйге-турнирларга йөрми генә әзерлегең ни дәрәҗәдә икәнен белеп булмый. Шуңа без кайда мөмкинлек бар, кая чакыралар - барысында да катнашырга тырышабыз.
Безнекеләр - җиңүче
Турнирда Актаныш командасының 12 спортчысы җиңүчеләр сафын тулыландырды, команда исә I урынга ия булды.
- Бик көчле спортчылар килгән, әмма без дә ярышларга җитди әзерләндек, көннән-көн ныграк, күбрәк шөгыльләндек. Шуңа да командабыз җиңүгә лаек, - ди бу уку елында 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегендә җиңү яулап, Идел буе Федераль округы беренчелегендә тәҗрибә туплаган, бу турнирда да бер генә көндәшенә дә өстенлек калдырмаган Алия Мөхәммәдуллина. - Җиңелгәннәр күңелләрен төшермәсен, алда яңа ярышлар, җиңүләр булыр әле.
Язмамны турнирга Чаллыдан килгән яшь дзюдочы, бу спорт төре белән инде алты ел шөгыльләнеп, Татарстан беренчелегендә үз авырлык үлчәвендә җиңү яулаган, Актанышта үткән төбәкара турнирда исә 2002-2004 елгы көрәшчеләр арасында II урынга ия булган Даниэл Ширковский сүзләре белән тәмамларга телим:
- Дзюдо үз-үзеңне якларлык көч, һөҗүм итсәләр, җиңел генә җавап кайтару мөмкинлеге бирә. Әмма үзем беркайчан да беренче сугыша башламыйм, бары тик үз-үземне яклыйм гына. Бу - дзюдоның һәм, гомумән, спортның төп кагыйдәсе. Дзюдо белән шөгыльләнгәндә исә төп шарт - кемдер мәҗбүр иткәнгә түгел, үз теләгең белән, яратып көрәшү.
Актаныш командасыннан бәйгедә җиңү яулаган яшь дзюдочылар:
Алия Мөхәммәдуллина, Риназ Дәүләтов - I, Диана Галимова, Альбина Фазлыева - II, Татьяна Харисова, Арслан Хисмәтуллин, Артур Габбасов, Ренат Садертдинов, Лиана Галимова, Алия Латыйпова, Ислам Шәрифуллин, Әмир Ибраһимов - III урыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев