Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Дзюдо – ул чын тормыш мәктәбе

Казанда 16-18 октябрь көннәрендә 1996-1998 елгы юниорлар һәм 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо буенча республика Беренчелеге узды. Идел буе Федераль округы Беренчелегенә юллама алу өчен башкаланың "Батыр" спорт үзәгендә 200дән артык яшь спортчы көч сынашты. Актанышыбыз кызлары анда үзләрен бик көчле көндәшләр буларак таныттылар. Көнчыгыш спорт төрләренә караган дзюдо Актанышыбызга...

Казанда 16-18 октябрь көннәрендә 1996-1998 елгы юниорлар һәм 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо буенча республика Беренчелеге узды. Идел буе Федераль округы Беренчелегенә юллама алу өчен башкаланың "Батыр" спорт үзәгендә 200дән артык яшь спортчы көч сынашты. Актанышыбыз кызлары анда үзләрен бик көчле көндәшләр буларак таныттылар.
Көнчыгыш спорт төрләренә караган дзюдо Актанышыбызга күптән түгел килеп керде. Халыкара класслы спорт мастеры Игорь
Чичканов Актаныш балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә тәүге төркемнәрне җыйды, дәресләр алып бара башлады, бик тиздән беренче нәтиҗәләр күренде. Нәкъ шул елларда безнең дзюдочылар командасы республика чемпионатында катнашып, Марьяна Зиннәтуллина чемпион калды, Татарстан җыелма командасы составында Идел буе Федераль округы беренчелегендә катнашып, III урынны яулады. Альбина Габдрахманова, Диана Вәлиева, Руслан Саповский, Ләйсән Бәхтиева, Гөлназ Ганиева, Алия Хафизова, Алия Мөхәммәдуллина кебек көчле кыз-егетләребез шул вакытта республика ярышларында җиңү яулап кайта башладылар. Эш сәгатеннән соң кичен килеп шөгыльләнер, тәннәрен язар өчен өлкәннәргә аерым төркем, балалар бакчасына йөрүче нәниләргә аерым, мәктәп укучылары өчен аерым төркемнәр булдырып, һәркайсына вакытын да, көчен дә, күңел күтәрер мактау сүзен дә таба иде остаз.
2015 ел башыннан Балалар иҗат үзәге спортзалында дзюдо буенча Шамил Әхмәтов эшли башлады.
- Актанышка Чаллыдан, элекке тренер Игорь Александрович чакыруы буенча килдем. Монда өч төркем белән эшлибез, барысы 40лап бала шөгыльләнә. Шунысы игътибарга лаек: биредә балалар сәламәт, нык булулары белән аерылып тора. Чаллыда исә, мәсәлән, төркемдә 15 бала икән, шуларның 2-3е генә тулысынча сәламәт дип әйтеп була, - ди Шамил Әхмәтов.- Татарстан беренчелегендә күрсәткечләребез әйбәт, кызларыбыз аеруча нык булдыра.
Кызлар, чынлап та, булдыралар. Октябрь аенда 1996-1998 елгы юниорлар һәм 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо буенча республика Беренчелегендә Алия Мөхәммәдуллина - I, Альбина Габдрахманова - II, Таня Харисова - III, Марьяна Зиннәтуллина III урыннарга ия булдылар.
- Миннән бик еш: "Ни өчен кызлар бу спорт төре белән шөгыльләнә?" - дип сорыйлар. Үзебезне яклау, саклау өчен бер ярдәм чарасы да ул, үз-үзеңә ышанычың арта, өстәвенә, һәр спорт төре кебек үк, үзеңне формада тотарга ярдәм итә, - ди Алия Мөхәммәдуллина. Ул 40кг.га кадәр авырлык үлчәвендә көрәшкән. Уртача гына буйлы, җыйнак гәүдәле бу кызга карап, шундый җитди спорт төре белән шөгыльләнә дип уйламыйсың да. - Көндәшләрем арасында озын буйлы кызлар байтак иде, кыенрак булды, билгеле, шулай да тырыштым, чемпион калдым. Татамидагы көндәшлек безнең көрәш вакытында гына дәвам итә, соңыннан дошманлашып, аралашмый йөрү дигән нәрсә юк.
Алия Мөхәммәдуллина Идел буе Федераль округы Беренчелегенә юллама алды, аңа уңышлар теләп калабыз. Таня Харисова да киләчәген зур спортта күрә.
- Үземнең көчемә, булдыра аласыма ышанам. Узган ел Татарстан Беренчелегендә II урынны алган идем, быел зуррак авырлык үлчәвендә чыгыш ясадым. Көндәшләрем, нигездә, инде берничә ел шөгыльләнгән кызлар иде. Мин дзюдода әле икенче генә ел. Уңышларның зурраклары алда булыр дим, чөнки күбрәк шөгыльләнгән саен, тәҗрибә һәм осталык арта бара.
Дзюдо - ул спорт кына түгел, ә чын тормыш мәктәбе. Балалар залга кергәндә үк аяк киемнәрен салып керәләр, кимоноларын үзләре юалар - бу мәҗбүри таләп. Өлкәннәргә хөрмәт, кечеләргә ярдәм кечкенәдән тәрбияләнә. Физик көчен арттыру белән бергә, дзюдочы ихтыяр көчен, рухи ныклыгын да үстерә. Үз көчеңне, осталыгыңны урам сугыш чукмарлары арасында түгел, залда, татамида күрсәтергә кирәк. Иң мөһиме - намусыңа тап төшермәү, традицияләрне, Ватанны саклау. Бу төшенчәләр яшь дзюдочы антына язылган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев