Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Дзюдоист Камил Камалиев: Башта ак, аннан сары пояс алдым, хәзер кызыл- сарыны бәйлим

Бүген “Батыр” спорткомплексында дзюдо спорты белән шөгыльләнүче балалар Кыш бабай призы өчен көч сынашты. Дзюдо — көрәш сәнгатен һәм камилләшү фәлсәфәсен гармонияле берләштерә торган спорт төре. Ул физик көчне, реакциянең тизлеген, чыдамлыкны үстерә.

                  Районда дзюдо көрәш төренә остаз Шамил Әхмәтов өйрәтә. Шамил Әхмәтовның дәресләренә балалар бакчасындагы нәниләрдән алып яшь егетләргә кадәр йөри. Быелгы уку елында остаз 52 шәкертенә көрәш серләрен төшендерә. Аларның барысы да бүгенге бәйгедә үзләренең осталыкларын күрсәтте. 

               Кыш бабай призына уздырылган ярышны ачу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Энгель Нәвап улы балаларны, укучыларны Яңа ел бәйрәме белән котлады, дзюдо белән шөгыльләнүдән канәгатьлек алып, бәйгедә матур алымнар күрсәтергә чакырды.


            Актанышның икенче санлы мәктәбенең III сыйныф укучысы Элина Корбангалина дзюдо белән яратып шөгыльләнә. Быел остазы Шамил Әхмәтов күнегүләрне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта да уздыра башлагач, кич саен тренировкаларга гимназиягә килә. Кичке 5тән 7 сәгатькә кадәр ике сәгать буена шөгыльләнү ардырса да дзюдоны ташларга уйламый кыз. Бүгенге ярышта Элинага әнисе Ирина да көч биреп торды.  


 

-    Дзюдо миңа нык ошый. Кайвакыт малайлар, кайчакта кызлар белән көрәшәбез, бүген бер көндәшемне җиңдем, бәлки тагын берәрсен җиңәрмен әле,-ди Элина.


          Элинаның икетуган абыйсы Камил Камалиев инде өченче ел дзюдо белән дус. Кызыл-сары билбавы Камилнең әлеге спортта уңышлары турында сөйли.


       -    Поясым башта ак иде, аннан сарысын алдым, хәзер инде кызыл- сарыны бәйлим. Зәңгәр һәм кызыл пояска кадәр җитәргә иде инде. Тренерны дәрес вакытында тыңларга, ул күрсәткән алымнарны ятларга, дөрес итеп эшләргә кирәк,- дип, җитди итеп дзюдо спорты турында аңлатты безгә Камил.
 

 

          Бәйге ахырында җиңүчеләргә дипломнар, медальләр тапшырылды. 

          Моннан 6 ел элек Актанышка дзюдо спортын алып килгән Шамил Әхмәтовка укучылар гына түгел, әти-әниләр, район җитәкчелеге дә рәхмәтле. Остаз тагын әле озак еллар балаларыбызда җитезлек, чыдамлык һәм көчлелек тәрбияләсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев